Сәләт — Мирас ❤️


Гео и язык канала: Казахстан, Казахский
Категория: Познавательное


Ата-бабаларыбызның мирасын бергә саклап калыйк! ✨🫂
• 16 июль - 2 август
• «Аргамак» базасы
• Татар теле һәм мәданияте

🎭Безнең ВК төркемебез:
https://vk.com/selet.miras
Сораулар өчен телефон:
89625694263 - Камилла апа ✨

Связанные каналы  |  Похожие каналы

Гео и язык канала
Казахстан, Казахский
Статистика
Фильтр публикаций


☀️ Алтын көзнең бу кояшлы көнендә безнең күңелләрдә дә якты кояш балкый, чөнки бүген Булат абыйның туган көне!

Булат абый, сине чын күңелдән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз! Ак бәхетләр, шатлыклы хәбәрләр, ныклы сәламәтлек, зур уңышлар, хыялларыңның тормышка ашуын телибез! Гел шундый ук шаян, киң күңелле булып кал!

Без сине бик яратабыз 🥰


Көзнең беренче бәйрәме —
Кулда чәчәк бәйләме,
Уку көне, акыл көне,
Бүген белем бәйрәме!


📖 Яраткан сәлкешләребез, сезне беренче сентябрь — Белем көне белән тәбрик итәбез! Сезгә зур уңышлар, бөек җиңүләр, яхшы билгеләр һәм күтәренке кәефләр теләп калабыз! 📚

Мәктәп еллары сезнең хәтерегездә иң якты мизгелләр булып сакланып калыр дип өметләнәбез. Сәламәтлек, бәхет-шатлыклар сезгә юлдаш булсыннар! Бәйрәм белән сезне! 🥰❤️


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Telegram
«Сәләт ─ Иске Казан» җыены катнашучыларын бик бай һәм кызыклы программа көтә! 🌟

17 август җыен кысаларында милли Сабантуй бәйрәме, Иске Казан дәүләт тарихи-мәдәни һәм табигый музей-тыюлыгына экскурсия, кул эшләре буенча остаханәләр, иҗади концерт һәм тагын бик күп активлыклар узачак 😍

Әгәр катнашырга телисең, тизрәк гаризаны тутыр, без нәкъ СИНЕ көтеп калабыз 🔥


Бүгенге кичтә ай аеруча якты балкый, чөнки бүген Айсылу апабызның туган көне! 🥳

Айсылу апа, сине ихлас күңелдән тормыш бәйрәмең белән котлыйбыз! Бәхетле бул, шундый ук уңган, ачык йөзле, искиткеч сәләтле булып кал! Тормыш юлың яхшы кешеләргә, изге эшләргә һәм шатлыклы вакыйгаларга бай булсын! 🤩

Без сине бик яратабыз ❤️

590 0 0 13 31



Менә инде сменабыз тәмамланып бер атна узып киткән. Бу җиде көн эчендә без сезне бик сагынырга өлгердек! Сез дә «Сәләт-Мирас» аланын иң якты хәтирәләр белән искә аласыз дип өметләнеп калабыз 🥰

Сменабызның матур мизгелләрен тагын бер кат күңелдә яңартыр өчен «Сәләт-Мирас» аланының җырын бергәләп тыңлап алыйк 🎶


Бүген бездә зур бәйрәм! Яраткан директорыбызның — Камилла апабызның туган көне! 🥳

Камилла апа, «Сәләт — Мирас» сине чын күңелдән туган көнең белән котлый! Сиңа ныклы сәламәтлек, бәхет һәм югары казанышларга ирешүеңне телибез! Хыяллар сине беркайчан да ташламасын һәм чынбарлыкка әйләнсен! Һәр көнең елмаюларга бай булсын, ә яныңдагы кешеләр сине гел яңа ачышларга хисләндерсен! 🥰✨

Яратып, «Сәләт — Мирас» ❤️

488 0 1 18 38

Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Telegram
«Сәләт — Мирас» аланы рәсми рәвештә ябык дип игълан ителде 🎉

Смена нәтиҗәләре буенча сары галстукка лаек булдылар:
💛 Хамитов Ильдан
💛 Накипова Самира


Иң милли җанлы сәлкеш буларак милли галстукка лаек булды:
💚 Ахмадуллина Мәдинә

Котлыйбыз сезне, сәлкешләр! Киләсе очрашуларга кадәр! ❤️

615 0 10 5 38

Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Telegram
Кичә бездә «Әйтер сүзеңне әйтеп кал» дип исемнәлгән кичке чара узды 🥰

Бу кичебез аеруча җылы, күңелгә кереп кала торган мизгелләргә бай булды. Сәлкешләр һәм апа-абыйлар смена буенча хис-кичерешләре белән бүлештеләр, иң мөһим сүзләрне әйттеләр ❤️


Сменабыз ахырына якынлаша һәм инде иртәгә без өйгә кайтабыз! 🚌

Казанга кайту турында мөһим мәгьлүмат👇

▫️Кайтып җитү вакыты: 13:00
▫️Кайтып җитү урыны: Островский урамы, 23нче йорт — «Сәләт йорты»

Важная информация по прибытию в Казань👇

▫️Время прибытия: 13:00
▫️Место прибытия:
ул.Островского, д.23 — «Дом Сәләт»


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Telegram
Узган кичке чарабыз иҗади концерт белән башланып китте! 🙌

Җыр дәресенә йөргән сәлкешләр үзләренең иҗат җимешләрен тәкъдим иттеләр. Шулай ук, сәлкешләр башка сәләтләрен дә кызыклы чыгышлар аша күрсәттеләр! 🤩

Аннан соң бездә бал узды. Сәлкешләр көн дәвамында биюләр өйрәнделәр һәм кичәдә тылсымлы вальс ритмда аларны тәкъдим иттеләр. Чарабызны дәртле дискәтүк белән тәмамладык 🔥


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Telegram
Бүген бездә «Аргамак» базасының беренче директоры — Айдар абый Якупов истәлегенә багышланган чара узды.

Аны искә алып сәлкешләр диңгез темасына төрле төстәге акбурлар белән рәсемнәр сурәтләделәр 🌊


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Telegram
Без бу көнне озак көттек 🔥

Кичәге кичке чарабызда уку-укыту программасына ңәтиҗә ясалды!

Сәлкешләрнең иҗат җимешләрен карарга безгә кунакка Татарстан Республикасының атказанган артисты Энже Камалиева һәм Татарстан Республикасының халык артисты Ильфат Камалиев килделәр!

Театр дәресенә йөргән сәлкешләр Туфан Миңнуллинның «Җанкисәккәем» пьесасын уйнадылар, биючеләребез дәртле хәрәкәтләре белән шаккатырдылар, алтын куллы сәлкешләребез үзләре теккән калфак-изүләре белән таң калдырдылар 🤗

Шулай ук остазлар дәресләрдә үзләрен иң актив күрсәткән сәлкешләрне билгеләп үттеләр 🤩

Ә инде бүген без җыр дәресенә йөргән сәлкешләребезнең иҗат җимешләрен көтеп калабыз 🥰


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Telegram
Габдулла Тукай дөньясына сәяхәт 📚

Бүген бездә кунакта «Аулак өй» проекты булды. Сәлкешләр Габдулла Тукай әсәрләре буенча белемнәрен тикшерделәр, йөзек салыш уенын яратып уйнадылар, биеделәр, җырладылар. Чара ахырында җиңү яулаган төркемнәргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.

«Аулак өй» проекты җитәкчесе Сәрия апа Җиханшинага рәхмәтебезне белдерәбез! 🤗


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Telegram
Сәлкешләр әйдаманнарын яхшы беләләр микән? Моны шоу «Интуиция»дә тикшердек! 💡

Кичке чарабызда сәлкешләр әйдаманнары белән бәйле биремнәрне үтәделәр: нейрочелтәрләр аша үзгәртелгән фотолардан апа-абыйларын танып алдылар, кызыклы фактларның кемгә кагылганын әйттеләр, хәтта әйдаманнарны биюләре буенча аера алдылар!

Сәлкешләр, афәрин! ❤️


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Telegram
Бүген иҗади лабораторияләрдә бик кызу!🔥

Сәлкешләр смена дәвамында җыр, театр, бию һәм дизайн дәресләренә йөреп күп белемнәр алдылар. Иртәгә иҗади перформанслар көтелә. Ниһаять, эшебезнең нәтиҗәсен күрербез! 🥳


Яңа фотолар сине безнең ВКонтакте төркемебездә көтә 📸: https://vk.com/album-218770773_306003048


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Telegram
Бүген сәлкешләр үзләрен эшмәкәр ролендә тоеп карадылар — бездә «Эконом көн» узды! 🙌

Сәлкешләр кечкенә бизнесларын булдырдылар: эшлекле төркемнәргә бүленделәр, реклама ясадылар, хезмәтләре өчен бәя куйдылар һәм эшкә керештеләр.

Кичке аштан соң аукцион узды. Сәлкешләр эшләп җыйган акчаларын — сәлтиннәрен бүләкләргә алыштырдылар 🎁


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Telegram
«Аргамак»ның мөхитен той 🤍


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Telegram
Көч, рух, дәрт һәм спортка мәхәббәт 💪

Узган кичебез актив уеннарга багышланды — сәлкешләр спорт квесты үттеләр!

Иң башта командаларга бүленеш узды, аннан соң сәлкешләр станцияләр буенча йөри башладылар. Барлыгы сигез станция булды: һәрберсе команданы берләштерүгә, физик көчләрне сынауга юнәлтелгән иде 🔥

Кичебез дәртле дискәтүк белән тәмамланды 💃

Показано 20 последних публикаций.