СОРАУ-ҖАВАП
Кашык төшеп китсә, кунак килә. Ишекне бикләп чыгып киткәннән соң нәрсәнедер онытып, өйгә кире керсәң, юлың уңмый, диләр. Бу сынамышлар көндәлек тормышыбызда аеруча еш кулланыла. Ни гаҗәп, алар еш кына чынга да ашып куя. Әйтик, кайчак кашык төшеп китсә, дөрестән дә йортка кунак килә. Бу ни өчен шулай килеп чыга икән? Очраклылыкмы бу? Әллә инде кайбер сынамышлар чынлап та тормышка ашарга сәләтлеме?
Болар шулай ук алда телгә алынган тыелган ырым-шырымнар рәтенә керә. Аларны фәнни яктан берничек тә аңлатып булмый. Кешенең кашыгы төшеп киткән дә өенә кунак килеп кергән, ди. Аллаһы Тәгалә шул рәвешле кешеләрне сынарга да мөмкин. Ничек сыный? Кеше ниндидер ырым-шырымга ышана, ә аңа алай эшләргә ярамый, дип әйтәләр. Шуннан Аллаһы Тәгалә моны сыный: кашыгы төшеп китә дә өйгә чынлап кеше килеп керә. Бу очракта кеше ни эшләр: теге сынамышка ышанырмы, әллә аңа әйтелгән кисәтүне истә тотып, аны ширк итеп кабул итәрме? Сынамышның чынга ашуы очраклылык та була
Артур Габдуллин