Репост из: Aisilu Yuldash
✨✨✨
Гаепләргә яратабыз һәркайсысын.
Монысы болай иткән, тегесе юньсез...
Кер табарга кирәк булса берәрсеннән
Дәшми генә кал(а)лмыйбыз сүзсез.
Беләбезме, белмибезме, кеше сөйләп,
Вакыт үткәрергә күнеккәнбез.
Сөйләгәндә берәүләрне сүгеп,
Бу мизгелдә без үзебез
кем икәнбез?!
Уйдырмалар, фараз сүзләр җәһәт кенә
Бураннардай дулап, озын телгә төшә.
Телгә төшкәч, озак тормый ул анда,
Минутын да кызганмыйча эшкә күчә.
Сөйдергән дә, биздергән дә тик тел генә.
Язмышларны хәл иткән ул хәтта.
"Әйе" һәм "юк" дигән ике сүздә
Судан алып, ыргыту бар янган утка.
Тел сөяксез, дип тә әйтәләр бит,
Изге сүз дә сөйләр, гайбәтен дә.
Начар сүзләр әйтеп яралар ул,
Кирәк чакта һич жәлләмәс әйбәтен дә.
Тел - һәркемдә шул бер тел инде ул.
Әмма кемдер тыя аны, кемдер ирек куя.
Тыеп калу иминлеккә илтә,
Бер авыр сүз пычаксыз да суя.
Күпме гөнаһ кылып яши телләребез,
Ә кайчакта күпләп савап җыя.
Бер әче сүз таулар кадәр зыян салса,
Татлы телгә бөтен галәм сыя.
Айсылу Юлдашева
https://t.me/Aisiluyuldash
Гаепләргә яратабыз һәркайсысын.
Монысы болай иткән, тегесе юньсез...
Кер табарга кирәк булса берәрсеннән
Дәшми генә кал(а)лмыйбыз сүзсез.
Беләбезме, белмибезме, кеше сөйләп,
Вакыт үткәрергә күнеккәнбез.
Сөйләгәндә берәүләрне сүгеп,
Бу мизгелдә без үзебез
кем икәнбез?!
Уйдырмалар, фараз сүзләр җәһәт кенә
Бураннардай дулап, озын телгә төшә.
Телгә төшкәч, озак тормый ул анда,
Минутын да кызганмыйча эшкә күчә.
Сөйдергән дә, биздергән дә тик тел генә.
Язмышларны хәл иткән ул хәтта.
"Әйе" һәм "юк" дигән ике сүздә
Судан алып, ыргыту бар янган утка.
Тел сөяксез, дип тә әйтәләр бит,
Изге сүз дә сөйләр, гайбәтен дә.
Начар сүзләр әйтеп яралар ул,
Кирәк чакта һич жәлләмәс әйбәтен дә.
Тел - һәркемдә шул бер тел инде ул.
Әмма кемдер тыя аны, кемдер ирек куя.
Тыеп калу иминлеккә илтә,
Бер авыр сүз пычаксыз да суя.
Күпме гөнаһ кылып яши телләребез,
Ә кайчакта күпләп савап җыя.
Бер әче сүз таулар кадәр зыян салса,
Татлы телгә бөтен галәм сыя.
Айсылу Юлдашева
https://t.me/Aisiluyuldash