‼️👉📣 Аллаһ Тәгаләнең өч вәгъдәсе.
📖 Аллаһ Тәгалә Коръәндә хак мөэминнәргә вәгъдә итеп әйткән:
وَعَدَ اللَّهُ الَّذِينَ آمَنُوا مِنكُمْ وَعَمِلُوا الصَّالِحَاتِ لَيَسْتَخْلِفَنَّهُمْ فِي الْأَرْضِ كَمَا اسْتَخْلَفَ الَّذِينَ مِن قَبْلِهِمْ وَلَيُمَكِّنَنَّ لَهُمْ دِينَهُمُ الَّذِي ارْتَضَى لَهُمْ وَلَيُبَدِّلَنَّهُم مِّن بَعْدِ خَوْفِهِمْ أَمْنًا
«Иман китереп изге гамәлләр кылган хак мөселманнарны Аллаһ җир өстенә болардан әүвәлге мөселманнарны хуҗа иткән кебек хуҗа итәргә вәгъдә кылды, һәм аларга Үзе разый булган ислам динен тоту мөмкинлеген вәгъдә итте, дошманнарыннан куркып яшәүне иминлеккә, тынычлыкка алыштырырга вәгъдә кылды» («Ән-Нур», 24:55).
Карагыз! Раббыбыз Үзе Китабында боларны безгә вәгъдә итә! Һәм без беләбез, Аллаһ Тәгалә вәгъдәсендә гел тора!
— Беренчедән, «Мин сезне җир өстендә хуҗа итәрмен» , — ди.
— Икенчедән, «Үзе бердән-бер разый булган Ислам динен тоту мөмкинлеген бирермен» , — ди.
— Өченчедән, «куркулардан азат итеп, иминлектә, тынычлыкта яшәтермен» , — ди.
Тынычлыкта, иминлектә, бернидән дә курыкмыйча иркенләп яшәүнең нинди зур нигъмәт икәнен һәммәбез дә аңлыйдыр. Андый бәхет кемнәргә генә бирелер соң?
📖 Аллаһ Тәгалә аятьне дәвам итеп, әлеге бәхетлеләрнең сыйфатларын безгә тасфирлап китә:
يَعْبُدُونَنِي لَا يُشْرِكُونَ بِي شَيْئًا
« (Алар) Миңа гына гыйбадәт кылырлар (ягъни, тормышларында Тәүхидне булдыралар) вә Миңа һичкемне тиңдәш кылмаслар (ширекне өйрәнеп, аңардан ваз кичү һәм башкаларны да кисәтү)» («Ән-Нур», 24:55) .
Бүгенге көндә бер төркем мөселманнар: «Безгә мөселман дәүләте төзергә кирәк», — дип бар көчләрен шушы юлда сарыф итәләр. «Мөселманнарны кыерсыталар, үтерәләр, тынычлыкта яши алмыйбыз, моның төп сәбәбе — мөселман дәүләте — хәлифәт булмау!» — дип, көн-төн чан кагалар. Менә, Аллаһ Тәгалә безгә Үзе бу проблемадан чыгу юлын күрсәтә: тәүхидне өйрәнегез, аның буенча яшәгез, башкаларны хаклыкка чакырыгыз һәм барлык проблемагыз да чишелер! Алайса, Раббыңның иң бөек әмерен — ЛӘ ИЛӘҺӘ ИЛЛӘ ЛЛАҺны үтәми торып, иң олы гаделсезлеккә — ширеккә баткан килеш, ничек инде безгә дәрәҗә, иминлек вә уңыш килсен?!
📚 «Күңелләрне йомшарту китабы»