#ГөлләрвәҮләннәр рубрикасы дәвам итә! Бүген рубрикабыз лалә чәчәгенә багышланган.
🌱Лалә - күренекле чәчәк, гарәпчә сәүсән атала. Фарсыча - лалә, күпьеллык үлән. Бакчаларда үсә, июль-август айларында чәчәк ата. Үзлеге - йомшатучы, авыртканны бетерә, сеңер тартылганга файдалы. Суганын төеп шеш өстенә ябалар, эренләтер һәм шешне бетерер. Лаләнең чәчәкләрен аракыда төнәтеп, көн дә 2-3 мәртәбә яртышар кашык эчәләр. Ныклык бирүче дару. Лаләнең яшь яфракларын зәйтүн маенда төнәтеп, ул майны каты шешләргә сөртсәң, йомшак тотар. Лалә маен ясау өчен, бер өлеш лалә чәчәген 8 калак зәйтүн маена салып, 3 җомга үткәнче кояшта төнәтергә кирәк. Медицина китапларында ул лалә мае исеме белән түгел, сәүсән мае дип атала. Дару өчен түбәндәге суганы кулланыла.
К. Насыри. "Хәвасе нәбатат", 1885 ел.
Продолжаем рубрику #ЦветыиТравы. Сегодня поговорим о лилии.
🌱Лилия - известный цветок, на арабском саусан. Многолетнее растение. Растет в садах, цветет в июле-августе. На конце имеется небольшая луковица цветка. Свойства - слабительное, останавливает боль, помогает от растяжки сухожилий. Растолченную луковицу прикладывают на воспаленное место, это послужит для выведения гнойников и остановит воспаление. Цветы лилии также можно настоять в водке, пить 2-3 раза в день. Это придаст силы. Молодые цветки лилии можно растолочь в оливковом масле и приложить к воспаленному месту. Это уменьшит воспаление и боль. Для того, чтобы сделать масло из лилии необходимо некоторую часть цветка лилии добавить к 8 ст. ложкам оливкового масла. Спустя 3 недели на солнце нужно растолочь. В медицине это называется масло саусан.
К.Насыри. "Хәвасе нәбатат", 1885 г.