Бүген язучы, тәнкыйтьче һәм әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, профессор
Ибраһим Зиннәтулла улы Нуруллин туган көн!
(18.04.1923.-01.07.1995)
#бу_көн_туган_көн
И. Нуруллин турында кызыклы фактлар:
◾️И. Нуруллин әдәбият мәйданына иң әүвәл хикәяче-прозаик буларак килә. Аның беренче иҗат җимешләре: "Ана тойгылары", "Рәхмәтулла абзый", "Кунакта" һ. б.
◾️Соңрак аны Г.Тукай иҗаты кызыксындыра башлый. ("Тукайның әдәби пародияләре" (1948) Тукай тәнкыйтендә типиклык мәсьәләләре" (1953)) һәм Тукай иҗаты аны тәнкыйтьче итә;
◾️И. Нуруллин Г. Тукайның тормыш һәм иҗат юлына багышланган документаль роман яза;
◾️Алтмышынчы-җитмешенче елларда галим татар әдәбиятында иҗат методлары һәм әдәби юнәлешләр, критик реализмның туу һәм үсү мәсьәләләре турында теоретик гомумиләштерүләргә бай булган монографияләрен яза һәм татар әдәбияты тарихы, әдәбият теориясе, әдәбият белеме буенча берничә дәреслек һәм методик кулланма китабын бастырып чыгара ("XX йөз башы татар әдәбияты", "Әдәбият теориясе" һ.б.)
◾️50нче еллардан башлап ул балалар өчен бер төркем хикәяләр иҗат итә, юмор-сатира һәм драматургия жанрында көчен сынап карый.
Аның турында Фоат Галимуллин:
«Ул шулкадәр зур мирас калдырды. Өйрәнү объектлары күп, төрле иде. XX йөз башы татар әдәбиятын өйрәнүгә күп көч салды. Бу чор фәнебездә күпмедер дәрәҗәдә өйрәнелгән булса да, әле анда төпле сүз әйтелмәгән иде. Урта гасырлар әдәбияты традицияләреннән яңача образлы фикерләүгә күчү чоры иде ул. Бөтен катлаулылыгы белән әлеге чорны Ибраһим Нуруллин иңләп, бәяләп чыга алды»