Гимназия Актаныш🦉


Channel's geo and language: Kazakhstan, Kazakh
Category: Education


"Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автоном гомуми белем бирү учреждениесе

Related channels  |  Similar channels

Channel's geo and language
Kazakhstan, Kazakh
Category
Education
Statistics
Posts filter


Video is unavailable for watching
Show in Telegram
Быелгы рамазан аеның ахыргы җомгасы.
Тоткан уразаларыбыз кабул булсын!!!
Әнәк авылында, "Бабайда кунакта!"
#ГимназияАктаныш


Флүс Латыйфи исемендәге «Сәләткә нур булганн йолдызлар» ачык әдәби конкурсы белән бу дөньяга үз иҗатыңны бүләк ит!   

Яшең 7дән алып 25кә кадәр һәм синең каләмең татар телендә тибрәлә - бу мөмкинлек синең өчен! Катнашмыйча калма!  

📚Нәрсә эшләргә кирәк? 
Татар телендә түбәндәге номинацияләр буенча эшеңне тәкъдим ит:
– шигърият
– чәчмә әсәр
– балалар әдәбияты
– драматургия
– публицистика
– әдәби тәнкыйт
– «Бөек Биләр рухы яши күңелдә»
– «Мин горурланам»

📚Гаризалар 2 апрельгә кадәр кабул ителә
Бүләкләү тантанасы - 19 апрель

📚Гаризаны кайчан һәм кая җибәрергә? 
2 апрельга кадәр гаризаңны МЕНӘ БУ СЫЛТАМА АША, аннан эшеңне selet.nur@gmail.com адресына юлла.

📚Тулырак мәгълүмат: рәсми сайтта.
Нигезләмә белән танышырга онытма!
#ГимназияАктаныш


27 март көнне Казанның РЦМКО бинасында инглиз теленнән ЕГЭ, ОГЭ тикшерү буенча республикакүләм эксперт укулары узды. Анда гимназиябезнең инглиз теле укытучысы Фирүзә Филарис кызы Ганиева катнашты.
#ГимназияАктаныш


Бүген - 27 март көнне гимназиябезнең математика укытучысы Фәрдиева Регина Равил кызы Яр Чаллы дәүләт педагогика университетында узган “Математика укыту һәм цифрлы технологиялар куллануның үсеш перспективалары“ дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференциядә катнаша. Ул анда “Математика укытуда цифрлы технологиялар куллану“ дигән темага тәҗрибә уртаклашты.
#ГимназияАктаныш






❗Стартует Республиканский конкурс видеороликов «Наследники Победы», приуроченный Году защитника Отечества❗

📌Организаторы: ГБУ ДО «Республиканский центр внешкольной работы»; РО ВВПОД «ЮНАРМИЯ» в Республике Татарстан; Региональным ресурсным центром «Навигаторы детства» в Республике Татарстан.
⚡Срок проведения: с 1 апреля по 30 апреля 2025 года.
📢К участию в конкурсе приглашаются обучающиеся образовательных организаций, организаций дополнительного образования в возрасте от 8 до 17 лет.

📌Подробная информация по ссылке: https://panorama.tatar/catalog/social/86000/
#ГимназияАктаныш


ХӘРБИ-ПАТРИОТИК ТӘРБИЯ:
Гимназиябезнең ир-ат укытучылары,
Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан, гимназия һәм район күләмендә узачак чаралар планы буенча киңәшләшә. Түгәрәк өстәл артында Әтиләр советы белән бергәлектә эшләнәчәк эшләр планлаштырыла.
#ГимназияАктаныш


Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университетының алдынгы инженерлык лицеендагы үрнәк күргәзмәлек! Гимназиябезнең физика укытучысы Резеда Тимергази кызы Маликова биредә 25-27 март көннәрендә квалификация күтәрү курсларында дәүләт имтиханына әзерлек буенча укуда.
#ГимназияАктаныш


Video is unavailable for watching
Show in Telegram


Гимназиябезнең  татар теле укытучысы Чулпан Рәмзил кызы Шәрипова, тарих укытучысы Марат Ильсур улы Гыйльметдинов, китапханәче Эльвира Мәүләветдин кызы Исламова 26 март көнне Чаллы шәһәрендә узучы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Фәннәр академиясе оештырган зона фәнни-методик киңәшмәсендә катнаштылар.
#ГимназияАктаныш


Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгы: Тарих эзләрен барлап

Гимназиябез укытучылары да, укучылар да Актаныш районының мәдәни, тарихи-истәлекле урыннарында булып, тыныч тормышта һәм сугыш елларында Ватан сагында булган геройларыбыз белән танышуны дәвам итәбез.

"Туган як" музеенда 4в сыйныфы укучылары Хөббетдинова Дилара Дуглас кызы җитәкчелегендә экскурсиягә барганнар иде инде.
3А сыйныф укучылары да Мусина Ания Хәсип кызы җитәкчелегендә “Туган як” музеенадагы экспозицияләр белән таныштылар. Татар өе эчендәге көнкүреш элементлары: бишек, сандык, чиккән сөлгеләр, идәнгә җәя торган келәм, чуен чүлмәк, мич, табагач, кисәү, эләктергеч, таба, җилпүч кебек элекке заманда кулланылган көнкүреш әйберләрен кызыксынып карадылар.
#ГимназияАктаныш


Гимназиябезнең математика укытучысы - дәүләт йомгаклау аттестациясе эксперты Регина Равиль кызы Фәрдиева бүген Казан шәһәрендә узучы семинарда катнаша. Укучыларның белемнәрен тикшерү вакытында бәрдәм бәяләү системасын камилләштерү буенча укуда.
#ГимназияАктаныш


Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университетының инженерлык лицей-интернаты белән Актанышның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты арасында үзара хезмәттәшлек дәвам итә. Гимназиябезнең физика укытучысы Резеда Тимергази кызы Маликова, 25-27 март көннәрендә, биредә узучы квалификация күтәрү курсларында укучыларны дәүләт имтиханына әзерләү буенча укуда.
#ГимназияАктаныш


Хәерле иртә, дуслар!
25 март - Мәдәният хезмәткәрләре көне.
Сәнгать өлкәсендә һәрвакыт үрнәк булып, район, республика бәйгеләрендә күркәм җиңүләргә ирешеп иҗат итик киләчәктә дә!
Бәйрәм белән!
#ГимназияАктаныш


Forward from: АКТАНЫШ НӘBӘR
Video is unavailable for watching
Show in Telegram
🎥 Илина Фардиева и её учительница Миляуша Абдуллина поделились своими впечатлениями

16 last posts shown.