Сәләт «Мирас» ❤️


Channel's geo and language: Kazakhstan, Kazakh
Category: Edutainment


Ата-бабаларыбызның мирасын бергә саклап калыйк! 🩷
• 5 июнь - 22 июнь
• «Фәнсәр» базасы
• Татар теле, мәдәнияте һәм тарихы

Безнең ВК төркемебез:
https://vk.com/selet.miras
Сораулар өчен телефон:
+7 996 107 1865 - Артур абый

Related channels  |  Similar channels

Channel's geo and language
Kazakhstan, Kazakh
Category
Edutainment
Statistics
Posts filter


Туган көнең котлы булсын! Сиңа саулык, күңел шатлыгы телибез!
Һәр яңа таңда яңалыкка юл ачылсын,
максатларын тормышка ашсын!💚🤍🩷



Мирас сине ярата🤍


ps: ә быел аның нинди рольда безнең аланда булганын сез тиз арада белерсез!

Фикерләрегезне комментарийларда языгыз!


Дуслар! 🔥 Безнең күптән көтелгән "Сәләт-Мирас" аланына старт бирелде! ✨

Быел без татар теле, мәдәнияте һәм тарихы белән кызыксынган талантлы сәлкешләребезне матур Биләр авылындагы «Фәнсар» базасында сәламлибез! 🌳☀️
🗓5 июньнән 22 июньгә кадәр без бергә иҗат итәчәкбез, укыячакбыз һәм татар мәдәнияте дөньясын ачачакбыз!

Алда сезне 18 көн татар мирасы дөньясына мавыктыргыч сәяхәт көтә!

"Сәләт-Мирас" – ул

• Үз потенциалыңны ачу: иҗади сәләтләреңне үстерү һәм белемнәреңне тирәнәйтү мөмкинлеге;
• Сезнең мәнфәгатьләрегезне уртаклашучы яңа дуслар белән танышу;
• Һәрберебездә милли үзаң тәрбияләү.


Сменага барыр өчен сылтама буенча күчеп гаризаны тутырырга кирәк!

Безнең яңалыкларны күзәтеп барыгыз!
#ТуганТел #Тарих #Иҗат


Forward from: СӘЛӘТ
«Тамырлар» концерты көннән-көн якынлаша 😍

Сәләтлеләр белән очрашырга, музыка иленә сәяхәт итәргә, яраткан шагыйребез Сөләйман һәм Сәләтнең якын дусты, композитор Роза Мөхетдинова иҗаты белән ләззәтләнер өчен уникаль мөмкинлек бу! 3 март көнне 18:30 сәгатьтә К.Тинчурин театрында көтеп калабыз ✨

Билетлар санаулы, ашык, дустым ☺️


Ватанны саклаучылар көне белән барлык ир-егетләрне, әтиләрне, абыйларны ихластан котлыйбыз🤍

Сезгә һәм якыннарыгызга тыныч күк йөзе, ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлык, һәрбер хәерле эшегездә бары тик уңышлар гына телибез🩷

Бүгенге матур бәйрәмегез мөбәрәк булсын!💚


Халыкара туган тел көне белән,мирас💚🤍🩷
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.

И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең берлән синең,
Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.

И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам:
Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, Ходам!
Габдулла Тукай


Forward from: СӘЛӘТ
📢 ИГЪТИБАР!

Электр энергиясе бетү нәтиҗәсендә килеп чыккан техник сәбәпләр аркасында Х «Сәмрух» ел премиясен тапшыру тантасының вакыты үзгәрде 🙌

Финалистларны тәкъдим итү перфомансы 17:50 сәгатьтә, бүләкләү тантанасы 18:30 сәгатьтә башланачак 😉


Бүген - бөтендөнья мәхәббәт һәм романтика көне! 🩷
14 февраль - үз хисләр белән уртаклашу, безнең өчен мөһим булган кешеләр белән бергә сөенү һәм онытылмас мизгелләр тудыру вакыты
Безнен мәхәббәтебез ул - Мирас🤍
Ә сезнең?💚


Video is unavailable for watching
Show in Telegram
Барыгызга да сәлам!
Элемтәдә Сәләт Мирас! 💫

Күптән түгел без бик кызыклы очрашу белән «Алмагач» мәктәбендә булдык.

Анда без укучыларны җәйге профильле Сәләт "Мирас" аланы белән таныштырдык һәм интерактив милли уеннар үткәрдек.
Сезне безнең җәйге сменада көтеп калабыз!🤍


Video is unavailable for watching
Show in Telegram
Сәлам - сәлам, хәзинәм! Мирас аланы янә элемтәдә.

Күптән күрешмәсәк тә, сез гел безнең күңелебездә, йөрәгебездә. Шул йөрәктә булган мәхәббәтне сезгә дә күрсәтергә дип, аланыбыз җәйге сменабызга эшчәнлеген башлап җибәрә. ☀️

Димәк, сиңа да әзерләнә башларга вакыт! 🌟
Киләсе очрашуларны көтеп, Мирасың! 💚


Forward from: «Алмаз» аланы 🩵
КИЛӘЧӘКТӘ БИЗНЕСМЕН БУЛАСЫҢ КИЛӘМЕ?

“Алмаз” бизнес-мәктәбе яшь эшмәкәрләр җыя!💰

🔹17нче февраль - 8нче апрель
🔹һәр сишәмбе, җомга 18:00-19:45
🔹Сәләт йорты (Островский ур., 23 йорт)
🔹15 елдан артык тәҗрибәсе булган эшмәкәрләрдән дәресләр

Иң актив катнашучы «Алмаз» аланына бушлай юллама отачак!
____________________

ХОЧЕШЬ В БУДУЩЕМ СТАТЬ БИЗНЕСМЕНОМ?

Бизнес-школа “Алмаз” собирает молодых бизнесменов💰

🔹17 февраля - 8 апреля 18:00-19:45
🔹по вторникам и пятницам
🔹Дом Сэлэт (ул. Островского, д. 23)
🔹преподавателями являются предприниматели с опытом более 15 лет в различных сферах бизнеса

Самый активный участник сможет поехать на летнюю смену "Алмаз" бесплатно!

Заполнить заявку 💎

По вопросам: Хәбил Сәхәбиев


Forward from: СӘЛӘТ
Медиа юнәлеше белән кызыксынучы 18 яше тулган яшьләрне Медиа мәктәбенә чакырабыз! 📸

▫️24 - 26 гыйнвар
▫️«Йолдызлы» базасы

▫️Гариза җибәрергә

Җәеңне, Сәләт аланнарының шәп командаларында эшләп, күңелле итеп үткәр - аланның медиа белгече бул ❤️‍🔥


Forward from: СӘЛӘТ
Video is unavailable for watching
Show in Telegram
Әйдаман булу кабатланмас җылы хисләр, яңа мөмкинлекләр, «абый», «апа» дип эндәшүне ишетү шатлыгы бүләк итә 🥹

Зәңгәр футболканың лаеклы иясе булу һәм сәлкешләргә гаҗәеп ял бүләк итү өчен «Әйдаманнар мәктәбе»н үтәргә кирәк 🥰

Гаризаңны җибәр һәм Сәләтле җәйгә рәхим ит! 🫶


Forward from: Рухият - иҗат сулышы
Video is unavailable for watching
Show in Telegram
🌟КЫШКЫ РУХИЯТ 2025🌟

• Үткәрелү вакыты: 10-16 гыйнвар
• Үткәрелү урыны: НОЦ «Фәнсар»
• Яшь: 14 - 18
• Юнәлеш: Сәхнә сәнгате

Тизрәк гаризаны тутыр! Яңа елны иҗат белән башлык!💜


Video is unavailable for watching
Show in Telegram
🎄ЯҢА ЕЛ БЕЛӘН🎄

«Сәләт — Мирас» аланы сезне чын күңелдән Яңа ел белән тәбрикли!

✨Яңа ел бәхет-шатлыкларга бай булсын, яңадан яңа җиңүләр, яхшы хәбәрләр, зур ачышлар алып килсен!

Бәйрәм белән сезне! 🥳

664 2 4 13 32

Forward from: СӘЛӘТ
Ял көнеңне гаҗәеп музыка әсәрләрен тыңлап үткәр 💫

«D’art» хор студиясенең кышкы концертына рәхим ит, дустым! 🎶

Алдан теркәлү узарга онытма 😉


💫 Бу кышкы матур көнне безнең аланыбызда зур бәйрәм — Ильназ абыйның туган көне!

Ильназ абый, сине чын күңелдән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз! Сиңа корычтай ныклы сәламәтлек, ак бәхетләр, эшеңдә һәм иҗатыңда зур уңышлар телибез! Безне искиткеч җырлар белән гел шулай шатландырып тор, күңелеңдәге илһам уты беркайчан сүнмәсен!

Без сине бик яратабыз! 🥰


Forward from: СӘЛӘТ
Video is unavailable for watching
Show in Telegram
Изге Биләр җире һәр сәләтлегә яңа белемнәр, танышулар, тәҗрибә бирү белән беррәттән энергия, көч белән тулыландыра, дәрт өсти 🥹

Биләр Форум «Яшьлек премия»сенең «Место силы Татарстана» номинациясендә җиңүгә лаек! 🌟

Тавыш бирү төгәлләнүгә нибары 2️⃣көн калды. Бердәмлегегебез белән көчле булуыбызны, иң СӘЛӘТле яшьләр булуыбызны күрсәтик 🙌


Forward from: СӘЛӘТ
«Яшьлек премия»се номинанты - Биләр Форум өчен бергәләп тавыш бирик! 🙌

YASHLK медиа командасы Биләр Форумны «Место силы Татарстана» номинациясендә җиңүгә лаеклы итеп сайлап алды😍

Хәзер исә сайларга синең чират.
Бердәм һәм көчле, Сәләткә рәхмәтле булуыбызны күрсәтик!
⭐️


Forward from: СӘЛӘТ
Video is unavailable for watching
Show in Telegram
Сәләттә зур бәйрәм! 🎉

Бүген «Сәләт» яшьләр үзәге директоры урынбасары Аяз Ханафин туган көнен билгеләп үтә 🎂

Гомер бәйрәмең белән котлыйбыз сине, Аяз абый! Ныклы сәламәтлек, иминлек, чиксез бәхет телибез. Гел елмаеп-көлеп яшә! 🥰

Сәләт сине бик ярата 💜


Forward from: СӘЛӘТ
Video is unavailable for watching
Show in Telegram
💥 Иң атмосфералы концертны үзең барып күр!

«БикаФест» фестивален карарга барырга теләүчеләргә нибары алдан теркәлергә генә кирәк. Тамашачылар өчен махсус транспорт та каралган 😊

23 ноябрь көнне 16:00 сәгатьтә күрешербез 💜

20 last posts shown.