Әкиятләрне балалар гына түгел, олылар да үз итте!
Кичә, 13 май көнне, Казанның
«Московский» мәдәният үзәгендә шөгыльләнүче
«Апуш» студиясе шәкертләре тамашачыларга тәүге иҗат эшләрен, чын әкият кануннары буенча сәхнәләштерелгән
«Әкият китабы» дип исемләнгән музыкаль спектаклен тәкъдим итте.
«Московский» мәдәният үзәгенең фойесында музыкаль почмак әзерләнгән иде. Тамаша башланыр алдыннан студиянең башка төркем шәкертләре студиянең репертуарыннан төрле җырлар башкарып, килгән кунакларның күңелләрен күрделәр. Фортепианода Казанның Мансур Мозаффаров исемендәге 18нче балалар музыка мәктәбенең директоры Ильзия Фәтхуллина уйнап торды. Шулай ук «Апуш» эмблемасы төшерелгән түштамгалар, футболкалар, блокнот, кружкалар сатып алу мөмкинлеге дә бар иде.
Искәртеп узыйк, әлеге спектакль Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән сәхнәләштерелде.
📲Тулырак студиянең рәсми төркемендә.