Татар милләтенең асыл егетләре һәм кызлары!
12 декабрь Ленин исемендәге мәдәният йортында «Татар кызы, Татар егете» шәһәр конкурсының финалы булып узды. Бәйгедә «Апуш» студиясенең дә кайбер шәкертләре үз районнарының мәктәпләрен тәкъдим иттеләр. Финалда катнашучылар үзләре белән таныштырдылар, шулай ук кумирлары – танылган шәхесләр белән дуэтта чыгыш ясадылар һәм татар авторларының әсәрләрен укыдылар.
Нәтиҗәләр буенча:
«Татар кызы» исеменә Идел буе районының 19нчы гимназия укучысы Мәдинә Галиәхмәтова, «Татар егете» исеменә Идел буе районының 42нче мәктәп укучысы Булат Талипов лаек булды.
Нәтиҗәләр белән тулырак Вконтактедагы төркемдә таныша аласыз.
Чын күңелдән кызларны һәм егетләрне әлеге зур җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә зурдан-зур уңышлар теләп калабыз!