#Сабантуеүткәнебүгенгесе
🇸🇦🇸🇦🇸🇦🇸🇦🇸🇦🇸🇦🇸🇦🇸🇦🇸🇦🇸🇦 бәйле йола гадәтләрен, гамәлләрен барлауны дәвам итеп, бүген Сабан туе кунаклары, аларны каршылау, кунак итү тәртипләре хакында сөйләрбез.
📍Сабан туе кунаклары дигәндә, теге яисә бу авылның әлеге бәйрәменә атап килгән/ кайткан кешеләрне аңлыйбыз.
Алар күрше авыл кешеләре, шул исәптән, башка милләттән булган күрше авыл халкы да, авылда туып-үсеп, хәзер читтә яшәүче авылдашлар да, башка төбәктә, авылда яшәүче кода- кодагыйлар да, Сабан туена дип махсус кунак буларак атап чакырылган абруйлы кешеләр дә булырга мөмкин.
📍Татар гадәте буенча кунакларның кем һәм каян булуы мөһим түгел. Аның өчен бар да кунак. Кунакларны каршылар алдыннан өй, мунча яхшылап җыештырыла, кунакларга әзерләр ризыклар барлана, атап сарык суела, чормадан каклаган казлар төшерелә, кунакларга йөз итәргә дип сакланган кипкән җиләкләр, өрек, кара җимешләр барлана, чәйгә салыр өчен мәтрүшкә, бөтнек кебек үлән янчыклары да хәстәрләнә.
📍Кунаклар, гадәттә, ара ераклыгын исәпләп, кичтән кайтып кунарга да, Сабан туе алдыннан килергә дә мөмкиннәр. Ничек кайтуларына, килүләренә бәйсез рәвештә хуҗаларның мунчасы ягылып, томаланып, әзер торырга тиеш.
🧖🏻Мунча хөрмәте - татарның кунакка күрсәтелергә тиешле иң мөһим хөрмәтләреннән. Мунчадан чыккан кунак алдында төрле үләннәрдән пешерелгән чәй янына кабартмалар, коймак, сөзмә, бал, төрле җиләкләрдән әзерләнгән кайнатмалар, кипкән җиләкләр, өрек, кара җимеш кебек җимешләр куела.
🍵Төп кунак табынына чыгару өчен кул токмачлы аш, калҗалы ит, итле сумсалар, кыздырылган суган, яшь укроп сибелгән, ярып пешерелгән бәрәңге әзерләнә. Кайбер йортларда олы ит бәлеше дә салалар.
☕️Кунак чәе табыны бөтенләй башкача әзерләнә. Анда төрледән-төрле татлы эчле бәлешләр, кош теле, чәлпәкләр, баллы майлар, майлы кортлар, сөзмә кебек татлы кабымлыклар да булырга тиеш. Аннан тыш татлы төшләр, чәкчәк тә, төрле кайнатмалар, каклар да табын яме буларак куелалар. Болар барысы да татарның иң затлы бәйрәменә килгән кунакларны тиешле хөрмәт белән кабул итү өчен әзерләнәләр.