milli.kzn


Гео и язык канала: Казахстан, Казахский
Категория: Искусство


📌 Казань. Дневник событий
📌 Казан. Чаралар көндәлеге

Связанные каналы  |  Похожие каналы

Гео и язык канала
Казахстан, Казахский
Категория
Искусство
Статистика
Фильтр публикаций


Репост из: Казан Мэриясе
Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Telegram
Бию көне белән!💃🕺

Ачык һавадагы җылы очрашуларны һәм кызу биюләрне сагындыгызмы? Без әйе! Тиздән, бик тиздән «Хәрәкәттә-бәрәкәт» проекты янәдән Кабан күле яр буенда барлык казанлыларны һәм шәһәребез кунакларын көтеп калачак!

Кичке биюләр өчен уңайлы аяк кием сайлап куйдыгызмы инде?😉


26 апрель, халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 139 ел һәм Туган тел көне уңаеннан Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының яңа бинасында зур бәйрәм чарасы булып узды. Биредә шулай ук язгы «Печән базары» да оештырылган иде. Катнашучылар арасында Казан Мэриясе тарафыннан гамәлгә ашырылган «Үз телем» проектлар бәйгесендә катнашып, грант откан җиңүчеләребез дә эшләрен тәкъдим иттеләр.

📍Исегезгә төшерәбез, Татар телен өйрәнүгә һәм татар мәдәниятен үстерүгә багышланган «Үз телем» бәйгесенә гаризалар кабул итү дәвам итә. Казанда яшәүче 14-35 яшьтәге яшьләрдән телне өйрәнүнең нәтиҗәле, стандарт булмаган, кызыклы, шул ук вакытта яшьләр өстенлек бирә алырлык проектлар көтеп калабыз.

📨«Үз телем» бәйгесендә катнашу өчен 30 июньгә кадәр yztelem@gmail.com электрон адресына гариза (ФИО, туган көн датасы, адрес, телефон номеры, уку/эш урыны, проектның тасфирламасы, сметасы) юлларга кирәк. Татар телен үстерүгә үз өлешегезне кертергә менә дигән мөмкинлек!

📲Тулырак биредә.


Репост из: Мэрия Казани
Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Telegram
Язык, культура, вдохновение

В новом здании театра имени Галиаскара Камала прошел День родного языка. Мастер-классы, спектакль «Авыл эте Акбай» студии «Апуш», сводный хор, проект «Хәрәкәттә-бәрәкәт» стали частью большого общего праздника. Как это было — рассказываем в ролике 👆🏻


«Апуш»та чираттагы премьера: «Сарымсак»!

📍Кайда: Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының яңа бинасында, Көнчыгыш залы
📍Кайчан: 29 апрель, 16:00

Спектакльдә Сәет-Галиев исемендәге мәдәният сараенда шөгыльләнүче барлык шәкертләр дә катнаша. Бу аларның тәүге спектакле.

«Сарымсак» дип аталган яшьләр өчен пьесаның авторлары – Татарстанның атказанган артисты, К.Тинчурин исемендәге Татар Дәүләт драма һәм комедия театры артисты Илфак Хафизов һәм Сәет-Галиев исемендәге мәдәният сараенда шөгыльләнүче төркемнең актерлык осталыгы остазы, спектакльне сәхнәгә куючы режиссёр Резеда Гарипова.

«Җир йөзендә һәммәбез дә кечкенә бер сарымсак» – шушы слоган астында узучы спектакль төрле сынаулар алдында калган яшүсмерләр турында.

Син – ул синең гамәлләрең, син – ул синең сайлау. Безнең геройлар нинди юл сайлаганнарын спектакльне караганнан соң белербез!

📲Тулырак биредә.


«Апуш»лылар булдыра!

15-18 апрель көннәрендә Удмуртиянең башкаласы Ижау шәһәрендә «Театраль Идел буе» балалар һәм яшьләр театр коллективлары фестиваленең бүләкләү тантанасы булды. Биредә «Апуш» татар балалар театр студиясе Республика данын яклады.

Исегезгә төшерәбез, фестивальнең финалына Идел буе федераль округының барлык субъектларыннан 28 спектакль чыккан идек. 27 март – Халыкара театр көнендә алар арасында онлайн форматта тавыш бирү этабы узды. Аның нәтиҗәләре буенча «Апуш» студиясе берьюлы 3 номинациядә – «Иң яхшы балалар спектакле», «Иң яхшы ир-ат роле» һәм «Иң яхшы музыкаль бизәлеш» номинацияләрендә җиңү яулады.

Фестиваль Воткинск шәһәрендәге «Юбилейный» мәдәният йортында бүләкләү тантанасы һәм зур концерт белән тәмамланды. «Апуш» студиясен Удмуртия Республикасы башлыгы Александр Бречалов бүләкләде.

«Апуш» шәкертләре һәм остазларын чын күңелдән әлеге зур җиңүләре белән котлыйбыз. Алга таба да зурдан-зур иҗади уңышлар телибез һәм яңа спектакльләрен көтеп калабыз!💚

📲Тулырак биредә.


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Telegram
Хәерле көннәр барыгызга да!

2024нче елның октябрь-гыйнвар аралыгында Казанның 46 мәктәбендә һәм 20 балалар бакчасында «Гәүһәр» проекты гамәлгә ашырылды. 12 нче февраль көнне «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә проектының йомгаклау чарасы – III «Гәүһәр» балалар фестивале гөрләп узды. Проектта катнашкан 1300гә якын баланың 500е нәфис сүз, бию, җыр, музыка уен коралларында уйнау буенча 20 дәрес эчендә алган осталыкларын күрсәтте.

Иртәгә, 19 апрель көнне, «ТНВ» каналында «Гәүһәр» балалар фестивален күрсәтәчәкләр. Башлана: 15.00, карамый калмагыз!

Ә хәзер шул көннең матур мизгелләрен тагын бер кат искә төшерик!😍


Репост из: Казан Мэриясе
🧐 Күп сораулар буенча...

«Апуш» студиясеннән «Көндәлек» спектакле янәдән сәхнәдә! 19 апрель «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә барлык кунакларны көтеп калабыз.

БИЛЕТЛАР

Бөек Ватан сугышы чоры балаларының көндәлегенә күз саласыгыз киләме? Нинди булган ул чор балалары? Алар ниләр кичергән? Ерак вакыйгаларның кайтавазы «Көндәлек»тә😔


Репост из: Казан Мэриясе
Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Telegram
Исегезгә төшерәбез! «Үз телем» проекты гаризалар кабул итүне дәвам итә. Телне өйрәнү буенча нәтиҗәле, стандарт булмаган кызыклы проектыгыз бар икән – катнашырга ашыгыгыз👇

📨«Үз телем» бәйгесендә катнашу өчен 30 июньгә кадәр yztelem@gmail.com электрон адресына гариза (ФИО, туган көн датасы, адрес, телефон номеры, уку/эш урыны, проектның тасфирламасы, сметасы) юлларга кирәк.

Конкурсның тулы шартлары, нигезләмәсе һәм гариза өчен формасы белән биредә танышырга мөмкин✅

Хыялланып кына утырма, эш ит!💪



Показано 9 последних публикаций.