milli.kzn


Гео и язык канала: Казахстан, Казахский
Категория: Искусство


📌Отдел по реализации национальной политики в области языковой культуры
📌Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге

Связанные каналы

Гео и язык канала
Казахстан, Казахский
Категория
Искусство
Статистика
Фильтр публикаций


II «Безнең җыр» иҗат лабораториясе йомгаклау чарасына чакыра.

Нәкъ 1 айдан, 28 нче май көнне, 18:30 сәгатьтә Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә II «Безнең җыр» иҗат лабораториясенең гала-концерты булачак.

«Калеб» яңа буын җыены узган елның 25 нче сентябрендә II «Безнең җыр» лабораториясенең икенче сезонын ачып җибәрде. Ноябрь һәм февраль айларында проектның тыңлап карау этаплары булып узды. Экспертлар яңа җырларны бәяләп, һәр командага үз киңәшләрен бирде.

Лаборатория шартлары буенча шагыйрь, композитор һәм җырчыдан торган 21 команда ярты ел дәвамында 21 яңа җыр иҗат итте. Проект кысаларында туган җырлар гала-концертта тамашачыга тәкъдим ителәчәк.

Концертка билетларны сылтама аша ала аласыз.

📲Тулырак ВКонтактедагы рәсми төркемдә.


Бүген бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне һәм Туган тел көне уңаеннан Казан Кремленең гавами урыннарында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашу булып узды.

Чара башланыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов «Апуш» татар балалар театр студиясенең шәкертләре белән аралашты, шулай ук татар яшьләре журналлары һәм балалар китап продукциясе күргәзмәсен карады.

Әңгәмә барышында катнашучылар актуаль темаларга тәкъдимнәрен әйттеләр, шул исәптән төрле проектлар турында фикер алыштылар.


Бүген, 26 апрель, халкыбызның сөекле улы - бөек шагыйребез Габдулла Тукайның Туган көне! Шул уңайдан Казаныбызда күп кенә бәйрәм чаралары планлаштырыла:

11:30 - Казан дәүләт циркында Тукай әкиятләре һәм шигырьләренә нигезләнгән беренче милли театраль-цирк тамашасының премьерасы узачак. «Печән базарында» дип аталган спектакльдә Россия һәм Белоруссиянең атаклы цирк артистлары, Татарстан җырчы-биючеләре, драма артистлары һәм Балалар цирк мәктәбендә шөгыльләнүчеләр катнашачак. Габдулла Тукай ролен «Алтын битлек» лауреаты, танылган биюче һәм балетмейстер Нурбәк Батулла һәм Г.Камал театры актеры Артур Шәйдуллин башкара. Зәйтүнә ролендә – Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина.

17:00 - Казан Кирмәнендә «Мин татарча сөйләшәм» акциясе башлана.

Чараларда көтеп калабыз, бәйрәм көннәрен күңелле үткәрик!


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Telegram
«Калеб» яңа буын җыенының иң масштаблы проектларының берсе – II «Безнең җыр» иҗат лабораториясенең тыңлап карау этаплары артта калды.

Тиздән, 28 нче май, 18:30 сәгатьтә Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә әлеге проект кысаларында барлыкка килгән яңа җырларны ишетербез.

II «Безнең җыр» лабораториясенең гала-концертына билетларны сылтама аша кереп ала аласыз.

Ә хәзер әйдәгез февраль аенда узган 2нче тыңлап карау этабын искә төшерик.

Проект Казан Мэриясе һәм Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре Комиссиясе ярдәме белән уздырыла.


19 апрель көнне Яр Чаллы шәһәренең Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында узган «Действующие лица» XIX Бөтенроссия театр фестиваль-форумында «Апуш» татар балалар театр студиясе Гран-при исеменә лаек булды.

Фестивальдә «Апуш» студиясенең Ленин исемендәге мәдәният йортында шөгыльләнүче төркеме Татарстанның атказанган артисты Илтөзәр Мөхәммәтгалиевның татар пьесалары мотивлары буенча инсценировкасында куелган «Мәкәрҗәдә театр» спектаклен тәкъдим итте.

Әлеге фестивальдә Россиянең төрле төбәкләреннән һәм шәһәрләреннән 16 спектакль катнашты.

Искәртеп үтик, хәзерге вакытта, 22-25 апрель көннәрендә, «Апуш» студиясе шәкертләре «Кечтүк» спектакле белән Ижау шәһәрендә узучы «Театраль Идел буе» балалар һәм яшьләр театр коллективлары фестиваленең йомгаклау чарасында Татарстан данын яклыйлар. Алар әлеге фестивальдә 2 нче урынга лаек булды.

📲Тулырак ВКонтактедагы рәсми төркемдә.


Кичә, 22 апрель көнне, чираттагы татар теле курсына старт бирелде.

Эшлекле татар теле курсы «Яратам» яшүсмерләр клубында узачак. Башлангыч һәм дәвам итүчеләр төркемнәрендә 50дән артык кеше атнасына бер тапкыр 2 сәгать бушлай шөгыльләнәчәк.

Искәртеп узыйк, муниципаль хезмәткәрләр өчен оештырылган татар теле курсы март аенда төгәлләнгән иде. Үткән курсның иң яхшы укучыларына кичә Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Эшлекле татар теле курсы алты атна дәвам итәчәк. Җәй көне барлык теләүчеләр өчен янә бер курс оештыру планлаштырыла, яңалыкларны күзәтеп барыгыз.

Курслар Казан Мэриясе тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән оештырыла.

📲Тулырак ВКонтактедагы рәсми
төркемдә.


Казан Мэриясе эшлекле татар теле курсын башлап җибәрә

🚀22 апрельдә старт алачак курс бушлай узачак.

Дәресләр 1,5 ай дәвам итәчәк. Курс тел, грамматика һәм сөйләм нигезләрен үз эченә алган 12 дәреслек программадан гыйбарәт.

Курс берничә әзерлек дәрәҗәсенә исәпләнгән: башлангыч һәм дәвам итүчеләр. Курсның төп максаты – татар телендә чыгыш ясарга өйрәтү. Уку барышында әдәби татар теленең нормалары, сөйләм этикеты кагыйдәләре, эшлекле стиль үзенчәлекләре темаларына өстенлек биреләчәк.

✍Эшлекле татар теле курсына язылырга теләүчеләр регистрацияне биредә уза ала:
https://forms.gle/TVsMJi8hCesiRBmm7 (урыннар саны чикле).

📍Уздыру урыны: «Яратам» яшүсмерләр клубы, Короленко ур.11а («Кәҗә бистәсе» м.ст.).

Курслар Казан Мэриясе тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән үткәрелә.

📲Тулырак ВКонтактедагы рәсми
төркемдә.



Показано 8 последних публикаций.