Фильтр публикаций


Озакка сузылган ялларда яки гаилә бәйрәмендә өстәлдәге майлы, ысланган, татлы камыр ризыкларыннан тыелып тору бик кыен. Төрле ризыкны күпләп ашау ашкайнату системасына тискәре йогынты ясый.

Мул табынлы озын яллардан соң ашкайнату системасын ял иттерү өчен берничә киңәш⬇️⬇️⬇️

✔️Беренчедән, җиңел физик активлык кирәк. Мисал өчен, саф һавада йөрергә була. Ашаганнан соң ятып торырга һәм ял итәргә теләсәгез дә, ятмагыз. Бу – азыкны эшкәртүне акрынайта.

✔️Икенчедән, газсыз чиста су яки аз-азлап җылы чәй эчәргә. Бу – ашкайнату системасына булыша һәм метаболизмны активлаштыра, шулай ук организмнан агулы матдәләрне һәм шлакларны чыгарырга ярдәм итә.

✔️Әлбәттә, ашказаны-эчәк трактына ял бирергә кирәк. Ашказаны тулы кебек тоелса, гади ризыкларга – суда пешкән ботка, бәрәңге, шулпа, тавык яки күркәнең түш итенә күчәргә.

✔️Мөмкин кадәр күбрәк су эчү, берничә көн рәттән күп күләмдә яшелчәгә өстенлек бирү, пешкән чөгендер ашау да организмга уңай йогынты ясаячак, дип киңәш бирә табиблар.


❄️🫖☕️Хәерле дүшәмбе иртәсе белән, дуслар!

Чәйләребез тәмле булсын, күңелләребезгә җылылык өстәсен! Ялларыгыз гаиләләрегез, якыннарыгыз янәшәсендә күңелле үтсен!


Авылда әти-әни янында күңел дә ял итә. Әти-әниләр исән-сау булсын ! 🙏 Тәмлүшкәләр ашап сыйландык😊


Мөшеге тауларында чана шуып үстек, хәзер безнең балалар да тауны ярата. Эхх күңелле чаклар шулай бит?!❄️❄️❄️❄️🎄🌲


Без Аллагашокер яхшы гына кайтып җиттек🙏


Репост из: Казань на максималках
🎄А вот и Новогодний розыгрыш от Казань на Максималках!

🛷10 призовых мест:
1 место - PlayStation 5 slim
2 место - Стайлер Dyson
3 место - колонка Marshall
4 место - наушники AirPods
5-7 место - колонка Алиса
8-10 место - сертификат в ЗЯ


•Для участия нужно: подписаться на @kazancity и @kznmax и нажать на кнопку участвую!

Итоги 7 января рандомно подведет бот. Важно, забрать призы можно будет только в Казани лично.


Яңа елга яңа хыяллар белән аяк бастык! Аста бер уен калдырам, бәлки кемгәдер бүгеннән үк уңыш елмаер😊🙏☺️


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Telegram
Хәерле матур көннәр, матур яллар! Без авылга юл тоттык, Аллага тапшырып.


Яңа ел табына берничә салат һәм кабымлыклар әзерләдек. Подшуба салаты иремнең иң яраткан салаты( мин үзем аны бер кечкенә генә кусочек ашыйм😊) һәм кытайча аш пешердек, ансын төшерергә онытканмын.


Яңа елның беренче көненә дә аяк бастык.
🎄❄️🌲❄️🌲
2025 нче ел бәхет, шатлыклар алып килсен, барыбыз да сау-сәламәт булып яшик.Күкләребез аяз , илләребез тыныч булып, табыннарыбыз мулдан, күңелләребез күтәренке булсын!
Һәрберебез өчен дә уңышлы, бәрәкәтле ел булсын!

Бергә булыйк, бердәм булыйк! 🙏


Бусагада Яңа ел!!!🎄
❄️❄️❄️❄️❄️❄️
Сезне чын күңелдән бәйрәм белән котлыйбыз!
Ышанычыгыз, йөрәгегезнең серле бер почмагында сакланган хыялларыгыз тормышка ашсын, бәхетегез мөлдерәмә тулып торсын. Гомерегез шатлыклы, куанычлы, мул ризыклы булсын, сәламәтлектә узсын. Шатлыклы хәбәрләр, бәхетле көннәр узган елдагыдан да күбрәк булсын, күңелсезлекләр иске елда калсын!
❄️❄️❄️❄️❄️❄️
Яңа ел яхшы хәбәрләр, яңа вакыйгалар, яңа сөенечләр, яңа танышулар алып килсен! Бер-берегезне саклап, яратып-яратылып яшәгез! Илләребез тыныч булсын, бәракәт килсен!
🎄🌲🌲🎄🎄🎄🎄🎄🌲🌲🌲


Беркөнне үзәк чыршыны карарга барып килдек. Казанда ялгышмасам инде өч ел шушы чыршы😊 Яңа ел төнендә монда аяк басарга да урын булмый. 🌲🎄🎄


Яңа ел төне, хәер, аннан соң да озакка сузылган яллар – ашказаны өчен зур сынау. Нәкъ менә бәйрәмнәрдән соң ашказаны-эчәк тракты, йөрәк-кан тамырлары авырулары кузгалу куркынычы арта, ди табиблар. Озакка сузылган ялларда ничек тукланырга, яңа ел төнендә нәрсәне ничек ашарга соң?

✔️Яңа елны шәп кәеф белән каршы алу өчен, йокыны туйдыру кирәк. Шулай ук дөрес туклануга игътибар бирү сорала. Иң мөһиме – бернәрсәдә дә чама хисен онытмаска.

✔️Шикәр диабеты, бавыр, ашказаны-эчәк тракты авырулары булган, диета каралган кешеләр яңа ел төнендә искәрмә ясарга тырышмасыннар. Бәйрәм хакына дөньяңны онытып ашау күңелсез нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

✔️Кунаклар киләсе йортның хуҗасы гадәттә ач була. Яңа ел көнне дә еш кына, сәгать телләре уникене сукмыйча, өстәлгә утырмау гадәте бар. Әмма бу – организм өчен зыянлы.

✔️Көне буе ач торган ашказаны шок кичерә. Шуңа да 31 декабрьдә иртәнге ашны ашарга, көн дәвамында җиңелчә тукланырга киңәш итә табиблар.


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Telegram
Хәерле көннәр!

Бүген Метрога барып килдек, бераз продуктылар алдык. Кеше күп бөтен җирдә😊🎄🌲


Яңа ел табынына һәм бүләкләргә күпме акча тотасыз?
Опрос
  •   Биш мең
  •   Ун мең
  •   15 мең
  •   20 мең
  •   Күбрәк
  •   Башка вариант
  •   Бер тиен дә тотмыйм
268 голосов


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Telegram
Колхоз базарына төшеп мендек, кайбер кирәк-яракларны алдык. Базарда да кеше уже иртән үк күп иде, бәяләр тагын да арткан кебек тоелды бәйрәм алдыннан🙄 Яңа ел табыны әзерлим дисәң дә( ике гаилә өчен) ким дигәндә ун мең кирәк..


Хәерле Җомга иртәләре белән!!!
🕌🕌🫖☕️

Тормышларыбыз матур, дөньяларыбыз тыныч булсын
! 🙏


✔️Биттә бетчә булганда, гәрчич маена кыст тамыры порошогын салып җылытырга һәм җылы килеш бетчә өстенә сылагыз.

✔️Чәчне ныгыту өчен: шушы ук катнашманы чәчкә сылап тотыгыз.Ревматизм, буыннар, арка авыртканнан: порошокны зәйтүн маенда кыздырып, җылы килеш авырткан урынга сылагыз һәм бәйләп куегыз.

✔️Теш авыртса, авыз куышлыгында инфекция булса, 300 мл кайнар суга бер бал кашыгы порошок салып, 40 минут төнәтәсез һәм шуның белән көненә берничә тапкыр авызыгызны чайкатасыз.

✔️Салкын тигәндә компресс әзерләгез: ярты литр зәйтүн маен җылытып, шуңа ике аш кашыгы кыст порошогы һәм шуның кадәр үк бал салыгыз. Катнашманы күкрәк тирәсенә, аркага сылагыз. Өстенә пленка куегыз. Ике сәгатьтән җылы су белән юыгыз. Сәламәтләнгәнче һәр көнне кулланырга да ярый.

✔️Иммунитетны ныгыту өчен: бер чәй кашыгы төелгән порошокка бер чәй кашыгы кара тминны кушып, көненә бер-ике тапкыр кулланыгыз. Артыннан җылы су да эчәргә ярый. Яки бал кабып куегыз.


Кыст әл-хинди порошогы мөселман товарлары кибетендә очратырга була. Аның турында Пәйгамбәребез (с.г.в.) хәдисләрендә дә әйтелә.Составында 140 төрле компонент бар, шулар арасында иң төп матдәләр: эфир мае, протеиннар, фосфор, тимер, глютамин, кальций, Е, С, В2 витаминнары.

Кыстны бик күптөрле авырулар вакытында кулланырга ярый.Аерым алганда, тромбоз, цистит, бөер һәм бавыр, ашкайнату органнары авыруларыннан, нерв системасына һәм баш миенә уңай тәэсир итә, иммунитетны яхшырта, паразитларны бетерә, балага уза алмаучыларга да булыша.

✔️Профилактика максатыннан төелгән тамырны бер стакан җылы суга яртышар бал кашыгы салып, көненә бер-ике тапкыр эчәргә кирәк. Ризыкка тәмләткеч буларак салырга да мөмкин.Кыст белән ингаляция ясау да файдалы. Аны яндырып, көненә берничә тапкыр 10-15 минут сулагыз.Организм хәлсезләнсә, бер чәй кашыгы кыст порошогын 300 мл сөткә салып кайнатыгыз. Көненә ике мәртәбә эчегез.

Показано 19 последних публикаций.