Фильтр публикаций


Ашказаны, бавыр һәм бөер өчен файдалы кесәл әзерлибез. Бу эчемлекне даими кулланган очракта файдасы зур булуын аңларсыз. Ул үт һәм бөер ташларын эретә, кандагы холестеринны киметә, саулыкны ныгыта, энергия кертә.

Кесәлне эшләү җиңел, ә файдасы зур.

Моның өчен кирәк булачак:
✅1 стакан солы ярмасы,
✅5 стакан су,
✅1 стакан сөт,
✅3-4 кашык бал.

Башта солы ярмасына су салып, кесәлгә әйләнгәнче сүрән утта пешерәбез. Аннары сөтне өстәп , берничә минут утта тотабыз.Бераз суынгач, бал өстәргә була. Көн дәвамында кесәлне үзегез теләгәнчә ашагыз.

Бу файдалы кесәл организмны чистарта. Дөрес тукланмау аркасында еллар дәвамында җыелган зарарлы матдәләрдән котылырга ярдәм итә.


Җомга иртәсе мөбәрәк булсын!
🕌🕌🕌

Иртәләребез хәерле, көннәребез кояшлы, хәвеф-хәтәрсез, кичләребез күңелле, төннәребез тыныч һәм айлы булсын! Газиз бер Аллам, бәхетсезләргә — бәхет, тәүфыйксызларга — тәүфыйк, авыруларга — шифа, юлдагыларга — хәерле имин юллар, гаиләләребезгә — тынычлыклар, күңелләребезгә иман бир!🙏

1.5k 0 12 13 63

Бу үлән баштагы кан әйләнеше өчен файдалы 🌱

Кирәкле энергияне тәэмин итә алырлык куәтле һәм хуш исле үлән - ул розмарин. Розмарин йөрәк эшен һәм кан әйләнешен яхшырта.

Баш миендә кан әйләнешен яхшырту һәм йөрәк эшен яхшырту өчен розмаринны болай кулланырга киңәш ителә::

— 1 чәй кашыгы яфракка 2 стакан кайнар су салырга;

- термоста 30 мин торырга, аннары кулланырга була

- ашар алдыннан көнгә 3 тапкыр 1-2 аш кашыгы эчәргә.


🙌Хәерле иртәләр насыйп булсын, дуслар!

Яңа көнегез ямьле, бәрәкәтле, күңелегез тыныч, кәефегез күтәренке булсын, дип телибез.
Ә күңелдә инде күптән яз🌷


Ифтарга чәй янына коймак пешереп алдым. Ураза тотучыларның уразалары кабул булсын🙏


Авыз куышлыгы өчен ополаскиватель нигә кирәк?

Теш щеткасы һәм теш пастасы белән чагыштырганда, сыек формасы аркасында чайкаучы су ( ополаскиватель) авыз куышлыгының авыр үтеп керә торган почмакларына барып җитәргә сәләтле, бу исә азык калдыкларын, шул исәптән теш арасыннан да, юарга мөмкинлек бирә. Чайкаткычларның антибактериаль үзлекләре кариес һәм теш авыруларын китереп чыгаручы бактерияләрне теш, тел, яңак, авыз өслегендә бактерияларны юк итәргә мөмкинлек бирә.

Чайкаучы суның (ополаскиватель) функцияләре:

◾️сулыш алуның озакка сузылган сафлыгын тәэмин итү;
◾️авыз куышлыгын азык калдыкларыннан һәм бактерияләрдән чистарту;
◾️стоматологик проблемаларны (теш тешләренең кан агуы, кариес һ. б.) профилактикалау;
◾️тешләрне агарту.

Әлбәттә бу суларның составын укып алырга кирәк, чөнки алар зыянсыз булмаска мөмкин. Озак һәм даими куллану тешләрнең эмален бетерә, уртларда авырулар китереп чыгарырга мөмкин.

Ә сез ополаскиватель кулланасызмы?
❤️- әйе
👍-
юк


Хәерле иртәләр булсын!!!☕️

Көннәрегез уңышлы узсын дигән теләктә калабыз❤️


Хәзер кышын байтак кеше һава дымландыру җиһазларыннан файдалана башлады. Модага иярү генәме, әллә инде, чыннан да, кирәкле әйберме икән ?

✔️Белгечләр әйтүенчә, һава дымландыргыч шәһәрнең күпкатлы бетон йортларында көн күрүчеләр генә түгел, авылда агач өйләрдә яшәүчеләр өчен дә кирәк. Йортлар җылытыла башлауга, борын эче кибү, сулыш алу авыраю шул дымлылык җитмәүдән килә. Бүлмә һавасы коры икән, күтәренке кәеф белән хушлашырга гына кала. Иртән йокыдан торганда, баш тубалга әйләнеп, хәлсезлек басса, димәк, бүлмә һавасы әйбәт түгел дигән сүз. Коры һава, бигрәк тә балаларда, салкын тиюгә бирешүчәнлек барлыкка китерә. Ник дигәндә, борынның кипшергән лайласыман тышчасы авыру кузгатучы микроорганизмнарга «киртә» булудан туктап, аларны җиңел генә үткәреп җибәрә.

🔥Пар чыгаручы җиһаз.
Эшләү принцибы чәйнекне хәтерләтә. Сыешлыктагы электродлар суны кайнатып чыгара. Кайнар пар махсус тишемнәр аша чыгып, бүлмә һавасына су тамчылары бөрки.

Дәвамы комментарийларда⬇️⬇️⬇️


👋🫖☕️ХӘЕРЛЕ ИМИН СИШӘМБЕ ИРТӘЛӘРЕ БЕЛӘН ДУСЛАР!!!

Таң сызыла, озакламый
Елмаеп кояш көләр.
Ә мин телим хәерле иртә
Һәмдә уңышлы көннәр.

Һәр туар көн безнең өчен,
Раббыбыздан зур бүләк.
Шул бүләкнең кадерен белеп,
Яши белергә кирәк.

(Ф Мөхәммәтҗан.)


Бүген ифтарга өспочмаклар пешереп алдым. Ураза тотучыларның уразалары кабул булсын, ураза тотучыларга ашарга әзерләүчеләргә ифтар ашларыннан булып, саваплар язылсын🙏


Чиа орлыгы: гаҗәп файдалы

Сөт эчәргә яратасызмы? Ул тагын да файдалырак булсын өчен, аңа бер аш кашыгы чиа орлыгы сибеп эчегез.
Чиа орлыгы ашказаны-эчәклек тракты эшчәнлегенә уңай йогынты ясый, кандагы глюкоза күләмен нормальләштерә.


✔️Холестерин күләмен көйли, кан әйләнешен яхшырта торган омега-3 һәм омега-6 майлы кислоталарына бай. Шуның белән алар йөрәк-кан тамыры авыруларын булдырмаска булыша. Чиа орлыгында кальций, фосфор, бакыр, цинк, селен һәм марганец бар.

✔️Ә менә витаминнарга әллә ни бай түгел.
Шуны да истә тотыгыз: чиа орлыклары салынган сөтне ярты сәгатьтән соң гына эчәргә кирәк. Иң яхшысы майлылыгы 3,2 процент булган сөт (бер өлеш орлыкка дүрт өлеш сөт).

✔️Мондый файдалы эчемлекне терәк-хәрәкәт аппараты авыруларын булдырмый калу максатыннан да эчәләр, чөнки аңарда кальций күп. Орлыкны сөткә алдан салып торуның сере – коры килеш орлыклар дымны үзенә алалар һәм ашкайнату трактында алар бүртеп китеп, кеше ашказанында авырту тоярга мөмкин.

2.6k 0 41 14 39

🌸В преддверии 8 марта решили разыграть стайлер Dyson и 5 сертификатов в Золотое Яблоко.

1. Подпишитесь на @kazancity и на @gokzn
2. Нажмите на кнопку «Участвовать»

🎀Итоги — 8 марта рандомно подведет бот. Важно, забрать фен можно будет только в Казани лично. Сертификаты электронные вручим удаленно.


Дуслар , 8 мартка тагын бер шәп конкурс калдырабыз. Бәйрәмгә күп калмады, катнашып өлгерегез🌷⬇️⬇️⬇️


Табиблар фикеренчә витаминнар һәм микроэлементларның тәүлеклек нормасын туклану белән генә тутыру шактый кыен. Моның өчен 3500 калориядән дә ким булмаган азык ашарга кирәк, ә ул кадәр азык кулланган очракта, авырлык артачак. Әмма кайбер ризыкларга игътибар итәргә кирәк. Бу витаминга бай азыклар.

◾️Беренче продукт омега-3 һәм башка файдалы майлар буенча лидер. Анда калий, фосфор, хром, В, РР һәм Д витаминнары күп. Бу лосось.  Ул тире һәм чәч торышын яхшырта, кандагы шикәр дәрәҗәсен нормальләштерә, Альцгеймер авыруы үсеше куркынычын киметә.

◾️Икенче продукт – брокколи. Бу РР, U витаминнары һәм бета-каротин белән тәэмин итүче.
Өченчегә клетчатка, пектин, каротин, С һәм Е витаминнары, В төркемендәге барлык витаминнар, фолий кислотасы булган томатлар керә. Белгечләр фикеренчә, помидорның яман шешкә каршы үзлекләре күп кенә фәнни тикшеренүләр белән расланган..

◾️Шулай ук  авокадо  һәм сыер бавыры да файдалы. Соңгысында көчле антиоксидант булган  селен бар.


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Telegram
☀️❄️Изге Рамазан аеның өченче иртәсе хәерле булсын!

Бүгенге көн барыбызга да иман ныклыгы, сабырлык, тән сихәте, күңел тынычлыгы алып килсен!


Кабан күленә төшеп мендек. Яңа Камал театрын күргән юк иде әле. Сезгә ничек ошыймы яңа театр? Кемгәдер ошый, кемгәдер юк. Кич утлары яна, шуңа тагын да матуррак күренә.


Кипкән җиләк-җимеш нәрсәсе белән файдалы сон?
Кипкән җиләк-җимеш яңа җыелган шул ук нигъмәтләрне алмаштыра ала. Чөнки соңгылары уңыш булмаган елларда яисә елның салкын вакытларында бик кыйммәт торырга мөмкин.


✔️Кипкән җиләк-җимештә күпчелек файдалы (А, В1, В2, В3, В5, В6 витаминнары) һәм минерал матдәләр (тимер, кальций, магний, фосфор, калий, натрий) саклана. Иң мөһим һәм бердәнбер кимчелеге - җиләк-җимешне киптергәндә С витаминының күп өлеше таркалу.

✔️100 г кипкән җиләк-җимештә 5 г аксым бар. Файдалы матдә һәм минераллардан тыш, кипкән җиләк-җимеш ашкайнатуны җайлаучы үсемлек җепселләренә бай. Эчәкләрдә бүртеп, тәннән артык холестеринны, агуларны һәм ризыклар белән бергә тәнгә эләгүче төрле химик матдәләрне чыгаручы эремәләр барлыкка китерә.

Дөрес тукланыйк

Кипкән җиләк-җимешнең туклыклылык дәрәҗәсе гаять зур, чаманы белмәгәндә, ул артык авырлык туплануга сәбәп булырга мөмкин. Шуңа да белгечләр көнгә, күп дигәндә, 200-300 г кипкән җиләк-җимеш ашарга киңәш итә.

⬇️⬇️⬇️


Колхоз базарына төшеп мендек. Ураза аена дип җимешләр, чикләвекләр алдык. Кара җимеш, чайный урюг , сары җимеш, йөзем - кг 900-1000 мең сумнан. Финиклар кг - 1300 р.

Пакетны үлчәп карадым , җимешләр 4 кг авырлыкта, чикләвекләр 2 кг га якын булды. Чикләвекләр фундук, грецкий орех һәм кешью , фисташки. ( чикләвекләрнең кг шулай ук 800-1000 сум тирәсе)

Барлык әйбергә 5500 сум түләдек. 6 кг өчен бу нормаль бәя дип уйлыйм. Сезнеңчә ничек?

❤️- кыйммэт
🔥- нормаль бәя.

2.7k 0 1 15 111

Хәерле Җомга иртәләре белән!!!🕌

Иртәләребез - хәерле, якыннарыбыз - янәшә, сәламәтлегебез - нык, хәбәрләр яхшы, ә күңелләр һәрвакыт тыныч булсын һәммәбезнең дә!🤲


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Telegram
Ютәлдән менә мондый рецепт күрдем әле. Эшләп караганыгыз юкмы? Юеш ютәлне ничек бетерергә һәм макротаны ничек чыгарырга , белсәгез языгыз.

Показано 20 последних публикаций.