Вәгазьләр һәм хөтбәләр


Гео и язык канала: Казахстан, Казахский
Категория: Религия



Вәгазьләр, хөтбәләр һәм үгет-нәсыйхәтләр
Төп канал: @toislamtat

Связанные каналы

Гео и язык канала
Казахстан, Казахский
Категория
Религия
Статистика
Фильтр публикаций




📥 Китапны PDF форматта үзегезгә саклый аласыз:


Җәбирдән (Аллаһ аннан һәм әтисеннән дә разый булсын) тапшырылган хәдистә Аллаһ илчесе ﷺ болай дигән:

«Бу дөньяның иң хәерле көннәре булып Зөлхиҗҗә аеның беренче ун көне санала!»
. («Сахих әт-тәргыйб», 50; «Сахих әл-Җәмигъ»,1133).

Бу китап Зөлхиҗҗә аеның беренче ун көнендә булган бөек өстенлекләрне аңлата, безне шушы көннәрдә булачак зурдан-зур әҗер савапларга әзерли, күңелләребездә өмет-мәхәббәтне арттыра, гыйбадәтләребезгә ләззәт өсти торган хезмәт булыр дип ышанабыз.

Әле тагын, шуңа өстәп, Зөлхиҗҗәнең унынчы көнендә булачак ЗУР БӘЙРӘМЕБЕЗ — Корбан гаете һәм Корбан чалу белән бәйле булган бик күп мәгълүматлар белән дә танышырсыз, ин шәә Аллаһ! Җаныгызны борчыган төрле уйдырмалар, дәлилсез сүзләр белән кушылып беткән сорауларга җаваплар табарсыз дип ышанып калабыз! Һәм, иң мөһиме, бу хезмәт белән танышып, Аллаһның рәхмәте белән, шушы зур гыйбадәтне Пәйгамбәребезнең ﷺ Сөннәте буенча кылырсыз дип өметләнәбез!




📥 Китапны PDF форматта үзегезгә саклый аласыз:


Рамазан ае якынлашкач, ураза белән бәйле булган төрле хөкемнәр, төрле уйдырмалар, динебездә бернинди дә дәлиле булмаган, яисә дәлиле булып та, кешеләр дөрес аңламый торган сүзләр йөри башлый: «Бер гәҗиттән укыдым», «Бер мулла әйткән иде», «Минем әбием шулай эшли иде»... Төрле фикерләр белән буталып, нишләргә белмичә борчылып, кайгырып йөрүчеләр дә юк түгелдер.

Кадерле укучыбыз! Кулыгызга алган әлеге китап шул буталчыклардан, каршылыклардан арынырга ярдәм итә торган бер хезмәт булыр дип ышанып калабыз. Ураза белән бәйле төрледән-төрле сораулар туарга мөмкин. Шул сорауларның күбесенә җавапларны шушы китаптан таба алырсыз, ин шәә Аллаһ! ӘлхәмдүлиЛләһ, бу җаваплар Коръән, Сөннәттән хәбәр ителгән дәлилләр белән расланган, галимнәребезнең фәтвәләренә нигезләнеп төзелгән.

Дәлил — ул мөселманның коралы. Дәлиле булган, шул дәлилне дөрес аңлаган кеше адашмас һәм аны адаштыра да алмаслар. Аллаһ Сүбхәнәһү үә Тәгалә Коръәндә «дәлил» дигән сүзне «солтан» дип тә атый. Кем ул солтан? Солтан – ул хәким, патша, җитәкче, көч-куәт иясе, барысы да аңа буйсыналар, хөрмәт итәләр. Дәлиле булган кеше дә солтан кебек: ул аягында нык басып тора, аның дәрәҗәсе, көч-куәте бар, аның белән исәпләшәләр, аны хөрмәт итәләр. Галимнәребез шулай аңлаталар. Шушы хезмәт тә кадерле укучыбызны «солтан» итә торган хезмәтләрдән булыр дип ышанасыбыз килә.








📖🔅👉 Коръән ул...

🔅 Коръән ул — иң хәерле, иң файдалы сүзләр!
🔅 Коръән ул — барлык могъҗизаларның да иң гаҗәбе һәм зурысы!
🔅 Коръән ул — үз эченә иң кирәкле гыйбрәтле кыйссаларны, элеккеге һәм киләчәктә булачак вакыйгаларны туплаган Аллаһ Тәгаләнең Китабы.
🔅 Коръән безгә Раббыбыз һәм Аның 99 Исем-сыйфаты, аларның мәгънәләре, Аллаһның бөек хаклары, Аның әмерләре һәм тыюлары турында сөйли, безне фәрештәләр, җеннәр дөньясы белән таныштыра.
🔅Коръәннең бөеклеге алдында тау да ярылыр иде!
🔅 Коръән ул — иманлылар белән имансызлар арасындагы пәрдә!
🔅 Коръән ул — сине яклап чыга торган, яки сиңа каршы булачак дәлил!
🔅Коръән ул — җан һәм тән авыруларына камил дәва!
🔅 Коръән ул — кайгы-хәсрәтләрнең, төрле борчу, төшенкелекләрнең таралып, юкка чыгуының сәбәбе!
🔅 Коръән аның яклы булганнарны күтәрә, аңа каршы чыгучыларны түбәнсетә!
🔅 Коръәнгә һәм Сөннәткә иярүчеләр беркайчан да адашмаслар һәм һәлак булмаслар!
🔅 Коръән ул — Аллаһ Тәгаләнең кешелек һәм җеннәр дөньясына булган, Кыямәткәчә дәвам итәчәк соңгы мөрәҗәгате һәм аларның бу дөньяда диннәрен, акылларын, сәламәтлекләрен, нәселләрен, намусларын, дәрәҗәләрен, вөҗданнарын һәм, шулай ук, мәңгелек ахирәт тормышларын кайгырта торган кулланма (руководство).
🔅 Коръән ул — барлык галәмнәрне төгәл хәлдә, камил рәвештә халык кылып, һәрбер мәхлүкне кайгыртып, ризыкландырып торучы Аллаһ Тәгаләнең бөек Сүзләре.
🔅 Коръән ул — җеннәрне һәм кешеләрне көферлек, рәхмәтсезлек, шөкерсезлек караңгылыгыннан — иман нурына; ширек, ягъни Аллаһка тиңдәшлек кылу афәтеннән — бер иләһлелек, Тәүхид яктылыгына; Пәйгамбәребезнең ﷺ юлыннан тайпылып, төрле, динебездә булмаган бидгатьләр адашуыннан — төне көн кебек якты булган, Сөннәт юлына; гөнаһлар кылып, Аллаһка карышып яшәү сазлыгыннан — Аңарга итәгать итү юлына чыгара торган Раббыбызның һидәят Китабы.
🔅 Коръән ул — һәрберебез гөмеребез буена абынып, бәрелеп-сугылып, меңләгән тапкырлар ялгышып, төрле кәкре-бөкре тыкрыкларга, сукмакларга кереп китеп адашып эзли торган, әмма Аллаһның ярдәме, Аның һидәяте белән генә табып була торган, чын бәхет һәм иминлек чыганагы һәм Аллаһның тәкъвалы бәндәләренә генә булган рәхмәте.
🔅 Коръән ул — безнең бу дөньяга яратылуыбызның максаты хакында бәян кылып аңлата торган Аллаһның Изге Китабы.
🔅 Коръән ул — Җәһәннәм юлларына кереп китүдән саклый торган, Җәннәт юлына өндәп алып баручы Аллаһның Һидәяте һәм ярдәме.
🔅 Коръән ул — җир йөзендә иң еш, иң күп укыла торган Китап. Аны балалар да, урта һәм өлкән яштәгеләр дә, хатын-кызлар да, ир-атлар да, гарәпләр дә, татарлар да, башкортлар да, урыслар да һәм башка күп төрле халыклар да укый.
🔅 Коръән ул — иң дөрес, иң төгәл, үз эченә безгә кирәк булган барлык гыйлемне алган, җиде күк өстеннән иң хәерле айда, мең айдан да хәерлерәк булган төндә, иң хәерле җирлектә яшәгән Аллаһ Тәгаләнең иң хәерле, иң яраткан пәйгамбәре Мөхәммәдкә ﷺ иңә башлады.
🔅 Коръән ул — күңел тынычлыгы, аның бәхеткә күмелеп яшәеше! Коръәндә — сине гөмерең буе борчыган һәрбер соравыңа да җавап бар!
🔅 Коръән ул — Аллаһ Тәгалә хакын, Пәйгамбәребезнең ﷺ хакын, ата-ана, ир-хатын, бала, туган, кардәшләр, күрше һәм башка хакларны өйрәтә торган Китап.
🔅 Коръән ул — тулысынча Аллаһ Раббыбызның изге сүзләре, монда бер генә сүз дә кеше тарафыннан әйтелмәгән. Ә бу дөньяда бихисап башка китаплар бар, ләкин аларның берсе генә дә, хәтта сөекле Пәйгамбәребезнең ﷺ сүзләрен, гамәлләрен җыйган, көндәлек тормышыбызда куллана торган Бохариның хәдисләр җыентыгы да мондый дәрәҗәгә ия түгел. Раббыбызның Коръәнен укып, һәрбер хәрефе өчен 10 савап алабыз, ә башка китапларны күпме генә укысак та, мондый әҗерләргә ирешә алмыйбыз!

( «Коръәнне кем язган?..» китабыннан өзек).




‼️👉📣 Аллаһ Тәгаләнең өч вәгъдәсе.

📖 Аллаһ Тәгалә Коръәндә хак мөэминнәргә вәгъдә итеп әйткән:

وَعَدَ اللَّهُ الَّذِينَ آمَنُوا مِنكُمْ وَعَمِلُوا الصَّالِحَاتِ لَيَسْتَخْلِفَنَّهُمْ فِي الْأَرْضِ كَمَا اسْتَخْلَفَ الَّذِينَ مِن قَبْلِهِمْ وَلَيُمَكِّنَنَّ لَهُمْ دِينَهُمُ الَّذِي ارْتَضَى لَهُمْ وَلَيُبَدِّلَنَّهُم مِّن بَعْدِ خَوْفِهِمْ أَمْنًا

«Иман китереп изге гамәлләр кылган хак мөселманнарны Аллаһ җир өстенә болардан әүвәлге мөселманнарны хуҗа иткән кебек хуҗа итәргә вәгъдә кылды, һәм аларга Үзе разый булган ислам динен тоту мөмкинлеген вәгъдә итте, дошманнарыннан куркып яшәүне иминлеккә, тынычлыкка алыштырырга вәгъдә кылды»  («Ән-Нур», 24:55).

Карагыз! Раббыбыз Үзе Китабында боларны безгә вәгъдә итә! Һәм без беләбез, Аллаһ Тәгалә вәгъдәсендә гел тора!

— Беренчедән, «Мин сезне җир өстендә хуҗа итәрмен» , — ди.
— Икенчедән, «Үзе бердән-бер разый булган Ислам динен тоту мөмкинлеген бирермен» , — ди.
— Өченчедән, «куркулардан азат итеп, иминлектә, тынычлыкта яшәтермен» , — ди.

Тынычлыкта, иминлектә, бернидән дә курыкмыйча иркенләп яшәүнең нинди зур нигъмәт икәнен һәммәбез дә аңлыйдыр. Андый бәхет кемнәргә генә бирелер соң?

📖 Аллаһ Тәгалә аятьне дәвам итеп, әлеге бәхетлеләрнең сыйфатларын безгә тасфирлап китә:

يَعْبُدُونَنِي لَا يُشْرِكُونَ بِي شَيْئًا

« (Алар) Миңа гына гыйбадәт кылырлар (ягъни, тормышларында Тәүхидне булдыралар) вә Миңа һичкемне тиңдәш кылмаслар (ширекне өйрәнеп, аңардан ваз кичү һәм башкаларны да кисәтү)» («Ән-Нур», 24:55) .

Бүгенге көндә бер төркем мөселманнар: «Безгә мөселман дәүләте төзергә кирәк», — дип бар көчләрен шушы юлда сарыф итәләр. «Мөселманнарны кыерсыталар, үтерәләр, тынычлыкта яши алмыйбыз, моның төп сәбәбе — мөселман дәүләте — хәлифәт булмау!» — дип, көн-төн чан кагалар. Менә, Аллаһ Тәгалә безгә Үзе бу проблемадан чыгу юлын күрсәтә: тәүхидне өйрәнегез, аның буенча яшәгез, башкаларны хаклыкка чакырыгыз һәм барлык проблемагыз да чишелер! Алайса, Раббыңның иң бөек әмерен — ЛӘ ИЛӘҺӘ ИЛЛӘ ЛЛАҺны үтәми торып, иң олы гаделсезлеккә — ширеккә баткан килеш, ничек инде безгә дәрәҗә, иминлек вә уңыш килсен?!

📚 «Күңелләрне йомшарту китабы»


Ник, дусларым, зиратларга
берәр барып кайтмаска?!
Ахирәтебез турында
әзерәк уйланмаска?!

Икегә – бер метр җир,
кырга алынган ләхет...
Һәрберебезне көтә бу:
кемне – ут, кемне – бәхет!

Ялкынлы, утлы каберләр
денсезләрне өтәрләр,
Мөэминләргә Җәннәтләргә
ачылыр тәрәзәләр.

Кыямәткә хәтле шунда
бер ялгызың калырсың,
Бу дөньяда нәрсә чәчсәң, –
шуны гына урырсың!

Адәм баласының карнын
(“Аш ашка, – урны башка”)
Бернәрсә тутыра алмас
салкын балчыктан башка.

Әмма әлегә ул чаба, –
тузаннар күтәрелә,
Ахирәтен кырга куеп,
бу дөньяга бирелә.

Оча сары яфраклар
казылган каберләргә...
Үлемне искә төшердек,
файда булсын безләргә.

Монда шәһвәтләр таралган,
бар ләззәтләр дә үлгән,
Төрле өметләр, хыяллар
барысы да күмелгән...

✒️ Әбү Муса Сәйфеддин.


‼️👉🕐"ӘЛЕ ЯШИСЕ АЛДА!.."

Оча сары яфраклар
казылган каберләргә...
Үлемне искә төшерсәк,
файда булыр безләргә.

Монда барлык тыңгысызлар
күптән тынычланганнар,
Мәшәкатьләрдән арынып,
эзләгәнен тапканнар.

Монда елый, улап җилләр
агач ботакларында,
Монда төрле чардуганнар –
Аллаһның ачуында.

Монда шәһвәтләр тарала,
бар ләззәтләр дә үлә,
Төрле өметләр, хыяллар –
барысы да күмелә...

Монда яшләр җиргә ага,
ә шаярулар бетә...
Кемдер эчемдә чан кага:
“Сине дә бу көн көтә!”.

Үлем хакында күпләре
уйланырга яратмый,
Пәйгамбәрнең ﷺ хәдисләрен
тормышында булдырмый.

Ий, газиз милләттәшләрем,
дингә нык ябышыгыз!
“Ләззәтләрне өзүче”не
гел дә искә алыгыз!

Җәһиллек наданлыгыннан
керешсәк арынырга,
Теләгебез калмас иде
Аллаһка карышырга.

Син әле бүген исән...
Нәфесеңне тыймыйсың:
Хәрәм ашап, хәрәм эчеп,
дөнья малын туплыйсың.

Әле һавасын сулыйсың,
әле йөрәгең тибә...
Чишмә суларына сусап,
әле тамагың кибә.

Раббың биргән нигъмәтләрен
“Бисмилләһ”сез ашыйсың,
Беркөнне үләчәгеңне
әлегә уйланмыйсың.

“Әле яшисе алда!
Әле үлемгә ерак!” –
Өметләрең, хыялларың
барнәрсәдән дә зуррак.

Әлегә назлап кочасың
газиз балаларыңны,
Ахирәтне онытасың,
югалтып иманыңны.

Колашага салып, юып,
төреп ак кәфенләргә,
Зиратка илтеп куерлар
күтәреп җилкәләргә.

Авылдашлар, дусларың,
хатын, бала, туганнар –
Сине бик каты кызганып,
ярсый-ярсый еларлар.

Зиратта вакыт сизелми,
әйтерсең лә – туктаган...
Туганың өчен дога кыл,
ул аңарга сусаган.

Монда килү җебетәдер
йөрәкләрнең бәгырен.
“Исәннәрнең кадерен бел,
үлгәннәрнең – каберен!”.

Моңлы азан яңгырый, –
чакыра уңышларга!
Вакыт җитте чиста биттән
тормышларны башларга!

Мәңгелеккә килмәдек без,
һәрберебез үләчәк,
Тыз-быз чапкан эзләребез
берзаман күмеләчәк.

Зиратларга килеп җиткәч,
туган йорт артта калыр...
Күмеп, барсы кайтып киткәч
җавап тотасы булыр.

Ярсып елар туганнарың,
әмма, кайтаралмаслар.
Җыйган малың кабереңә
салып күмеп куймаслар.

Яныңда ярдәм итәрлек
һичкем булмас ул көнне,
Изгелекләр кылган булсаң
шулар коткарыр сине.

Кабереңдә файда бирер
укыган намазларың,
Хаҗлар, ураза, зәкәтләр,
иманлы балаларың.

Дингә өндәгән китаплар,
язып калдырган булсаң,
Аллаһ боерган максатны
тормышыңда булдырсаң.

Бу дөньяда яшәгәндә
кылган изге гамәлләр –
Иманлы килеш үлгәндә
генә файда бирерләр.

Зиратта җил басылган...
Әмма, сез алданмагыз, –
Ахирәт төенчекләрен
һәрчакта да барлагыз!

Зират исеңә төшерер
барачак урыныңны...
Бер мизгелдә үтеп киткән
бу фани тормышыңны.

Дөньяларда яшәгәндә
йортлар аерылса да, –
Барысы да бер ләхеткә
керәчәк, ни булса да.

Дөньяны куып чапса да,
әҗәл һәркемгә җитәр.
Туганнары күп булса да,
кабергә ялгыз китәр.

Зиратның әдәпләреннән:
каберләргә басмаска!
Төрле агачлар утыртып,
чатырман ясамаска!

Ризык, чәчәк, һәйкәлләргә
мәетләр мохтаҗ түгел!
Дога – менә нәрсә кирәк
алар өчен һәр мизгел!

Анекдот, мәзәкләр сөйләп,
“хи-ха-хай” көлешмәскә!
“Кеше нәрсә әйтер” диеп,
сәдака өләшмәскә!

Каберләрдәге мәетләр
догаларны ишетми...
Ширек кылганнар Җәннәткә
беркайчан да ирешми!

Бернәрсә дә ярдәм итмәс:
блат та, адвокатлар да, –
Кыямәткәчә ятарлар
Аллаһның газабында.

Кабер газабына сәбәп –
һәйкәлләр, чардуганнар,
Пәйгамбәр ﷺ һәм сәхәбәләр
аларны куймаганнар.

Кабер тирәли әйләнү,
мәетләргә ялвару,
Каберләрне зурлау, бизәү,
анда корбаннар чалу, –

Һәйкәлләр, мазаралар,
диварлар, чардуганнар, –
Динебездә бу нәрсәләр
бик катгый тыелганнар.

Гүр садакасы – бидгать!
Намаз, Коръән укылмый!
Төрле чәчәкләр үстерү
каберләрдә ярамый!

Зур һәйкәлләр куялар,
агачлар утырталар,
Ә туганнары кабердә
газап чигеп яталар.

Кычкырып еламас иде
берәр якыны үлсә,
Котычкыч гонаһ икәнен
хәдистән укып белсә...

Һәрбер бәләкәй бидгатьтән
олы ширек башлана,
Аннары соң муеннарга
шайтан менеп атлана.

Шайтан төрле бидгатьләргә
матур исем куштыра,
«Искә алу көне» диеп,
«поминка»лар уздыра.

Дини гыйлем алмагачта,
кеше сүзеннән чыкмый,
Аң бул! Раббым бидгатьләрне
беркайчан кабул кылмый!

Аерым көн билгеләмә,
«аш»ка, догаларыңа
Көндә кыл догаларыңны
барлык әрвахларыңа,




💰👉‼️ Кешегә бирелгәннәрдән канәгать булуның өстенлеге.

Әбү Сәид әл-Худридан (Аллаһ аңардан разый булсын) килә, Пәйгамбәребез ﷺ:

«Әз, әмма җитәрлек булганы — күп, ләкин читкә юнәлтә (Ахирәтне оныттыра) торган нәрсәдән хәерлерәк» , — дигән

📚 («Сахих әл-җәмиг әс-сәгыйрь», 5653).

➡️ Гөмәр ибн әл-Хаттабка (Аллаһ аңардан разый булсын) кесраның (элек фарсы патшаларын шулай атаганнар) байлыкларын алып килгәч, ул болай дигән:

«Аллаһ Тәгалә мондый байлыкларны кемгә генә бирмәсен, алар кан коеп, туганлык җепләрен өзә башлаганнар. И Аллаһ! Син безнең өчен бизәгән нигъмәтләреңә без сөенмичә булдыра алмыйбыз*. И Аллаһ! Син, Үзеңнең юмартлыгың аркасында, Үзеңнең илчеңә ﷺ моны бирмәдең, әмма сынап карар өчен аны миңа бирдең. И Аллаһым, миңа аны (бу байлыкны) хакыйкатькә туры китереп сарыф итәргә ярдәм ит, һәм аның вәсвәсәсеннән, фетнәсеннән мине сакла!».

*📖 Аллаһ Тәгалә Изге Китабында моның хакында болай дип әйтә:

زُيِّنَ لِلنَّاسِ حُبُّ ٱلشَّهَوَٰتِ مِنَ ٱلنِّسَآءِ وَٱلۡبَنِينَ وَٱلۡقَنَٰطِيرِ ٱلۡمُقَنطَرَةِ مِنَ ٱلذَّهَبِ وَٱلۡفِضَّةِ وَٱلۡخَيۡلِ ٱلۡمُسَوَّمَةِ وَٱلۡأَنۡعَٰمِ وَٱلۡحَرۡثِِۗ...

«Нәфес теләгән нәрсәләрне ярату кешеләр өчен зиннәтләнде, матур итеп күрсәтелде. Хатын-кызлар; угыллар; алтын белән көмеш җыеп тупланган байлыклар; көтүлектә йөргән атлар; кеше асрый торган хайваннар (сыер, дөя, кәҗә, сарыклар); уңыш бирә торган игеннәр...»

📚 («Әлү Гыймран», 3:14).

🤲 Димәк, әгәр дә Аллаһ Тәгалә иманлы бәндәсен көннәрдән беркөнне баетса, аның догасы шундыйрак мәгънәдә булырга тиеш, кардәшләрем.

❗️👉 Дөньяви нәрсәләрдә һәм аларны арттыруда ярышу тыелган.

📖 Әмма Ахирәт эшләрендә ярышуга килгәндә, аның турында Аллаһ Тәгалә Коръәндә болай дигән:

﴾وَفِي ذَلِكَ فَلۡيَتَنَافَسِ الۡمُتَنَافِسُونَ﴿

«Менә шуның өчен ярышучылар ярышсын!»

📚«Әл-Мөтәффифин», 83:26.

Ягъни һәрбер кеше үлгәнче Аллаһ ризалыгы өчен күбрәк изгелек кылып калуда ярышырга тиеш.


(«Күңелләрне йомшарту китабы»).




⁉️👉 Аллаһ Тәгалә иманны кемгә бирә?

Габдуллаһ ибн Мәсудтән хәбәр ителә, Пәйгамбәребез ﷺ бер хәдисендә болай дигән:

«إنَّ اللَّهَ قَسَمَ بَيْنَكُمْ أَخْلَاقَكُمْ كَمَا قَسَمَ بَيْنَكُمْ أَرْزَاقَكُمْ، وَإِنَّ اللَّهَ يُعْطِي الدُّنْيَا مَنْ يُحِبُّ وَمَنْ لَا يُحِبُّ ، وَلَا يُعْطِي الْإِيمَانَ إِلَّا مَنْ أَحَبَّ...»

«Дөреслектә, Аллаһ сезнең арагызда ризыгыгызны бүлеп биргән кебек, холкыгызны да, шулай ук, бүлеп биргән. Һәм, дөреслектә, Аллаһ Тәгалә бу дөньяны яратканына да һәм яратмаганына да бирә. Ләкин иманны Ул Үзенең яратканыннан башка, беркемгә дә бирми...» («Әс-Сильсилә әс-сахихә», 6/482).

👉 💰‼️ Алдагы хәдис — кешенең байлыкка һәм дәрәҗәгә ирешергә омтылуының аның диненә яный торган куркынычлыгы хакында.

Сөекле Пәйгамбәребез ﷺ:

«مَا ذِئْبَانِ جَائِعَانِ أُرْسِلَا فِي غَنَمٍ بِأَفْسَدَ لَهَا مِنْ حِرْصِ الْمَرْءِ عَلَى الْمَالِ وَالشَّرَفِ لِدِينِهِ»

«(Хәтта) ике ач бүре сарык көтүенә кереп китергән зыян да, байлыкка һәм макталуга омтылу (шөхрәт) сыйфатларының дингә китергән зарарына караганда күбрәк була алмас» , — дигән ( «Сахих әл-Җәмиг әс-сагыйр», 5620).

( «Күңелләрне йомшарту китабы» )


‼️👉🛐 ТӘҮБӘ ИТ!

Дөньяда бар нәрсә дә бетәр
Берзаман йолдызлар да сүнәр
Галәмдә һәммәсе бетәчәк...
Бер Аллаһ кына үлмәячәк!

Кайчандыр – сабыйлар-нәниләр
Ә бүген – хөрмәтле әбиләр!
Кичәге пеләш башлы малайлар –
Бүгенге көндә – карт бабайлар

Дөньяда бар төрле милләтләр
Бар кара һәм ап-ак тәнлеләр
Җәннәтне сагына мөэминнәр
Тәмугка ашкына кәферләр

Мөмкинлек бирелгән һәркемгә
Аллаһның диненә керергә
Исламны кабул итергә
Раббыңа башыңны ияргә

Ә вакыт бертуктаусыз ага...
Гомерләр үтә заяга
Һәм чумып бизәкле дәрьяга
Күңелләр бәйләнә дөньяга

Бу дөнья ул, – яшел һәм баллы!
Аның тәме бик татлы!
Ләкин би́т ул дөнья́ – өч көнле́к,
Ә кайтасы́ Ахирәт – мәңгелек!

Кү́з карасыдай – балаларың,
Өзеле́п сөйгән ха́тыннарың,
Кыйбатлы́ елгыр атларың,
Тырышы́п җыйган малларың

Күп катлы, искитмәле йортлар!
Тупланган көмешләр, алтыннар,
Яхта, ви́ллалар һәм утраулар –
Барысы́ да монда калырлар!

Ка́р яуган калдырга́н эшләргә
Үзең бе́лән китәр гүрләргә́ –
Тормышка ашмаган теләкләр
Тешләргә́ маташкан терсәкләр...

“Гыйбрәт бу́лсын” дигән гайбәтләр
Аты-юлы́ белән сүгенүләр
Гөнаһлы, көлдергеч мәзәкләр
Оятны югалткан гаурәтләр

Хәмерле́ туган көннәрең
Йоклауда́ үткәргән өннәрең
Мөселма́ннардан көлүләре́ң
Исеңә́ төшерер гүрләрең

Гомерлә́р су́лар кебек ага
Типтере́п яшәргә ашыга!
Бу дөнья́ базарларын сайлый
Намазга́ басырга ашыкмый!

Раббың кү́реп тора барсын да
Тәүбә и́тче исән чагыңда!
Бәхетне́ эзләмә дөньяда́ –
Ул Алла́һның Туры юлында!

Биш тапкыр укыган намазда
Рамазанда тоткан рузада
Рокугъта, сәҗдәдә, кыямда
Кыямәт көнендә, Мизанда

Эзләп табылган хакыйкатьтә
Байлыктан чыгарган зәкәттә
Иман белән тулган йөрәктә
Раббымның йортында – мәчеттә

Аллаһның әмерен үтәүдә
Баегач зәкәтне түләүдә
Күзләрең хаклыкны күрүдә
Мескенгә сәдака бирүдә

Күңеллә́ремнән чыккан сүзләр –
Җебесе́н күгәргән йөрәкләр!
Бәгырьләреңә үтеп керсен!
Раббым һидәятләрен бирсен!

Шөкер итеп яшә Раббыңа!
Табынма өч көнлек дөньяңа!
Озакламый үлем киләчәк
Җаныңны алып китәчәк!

Берәүләрне көтә Җәннәтләр
Ә кемнедер – буш хәрабәләр
Нәрсә чәчсәң – шуны урырсың!
Раббыңнан канәгать калырсың!

Дөньяда бар нәрсә дә бетәр...
Берзаман йолдызлар да сүнәр
Галәмдә һәммәсе бетәчәк...
Бер Аллаһ кына үлмәячәк!

PS:

Кыямәт һичшиксез киләчәк!
Мөэминнәр Җәннәткә керәчәк!
Тәүбәләр ишеге ябылыр!
Кәферләр Тәмугка юлыгыр!

✒️ Әбү Муса Сәйфеддин



Показано 20 последних публикаций.