📝
8, 9, 10 ноябрь көннәрне Дөньякүләм «Татарча диктант» акциясенә кушыл!Акция турында тулырак мәгълүматны
diktant.tatar сайтында табарга мөмкин.
👤Диктантта теләгән һәркем катнаша ала. Татарстан һәм Башкортстан Республикасы өчен Шәриф Камалның «Матур туганда» романыннан (катлаулы дәрәҗә), Россия Федерациясе төбәкләре өчен Гомәр Бәширнең «Туган ягым - яшел бишек» повестеннан (уртача дәрәҗә), чит илләр өчен Мирсәй Әмирнең «Агыйдел» повестеннан (җиңел дәрәҗә) өзекләр укылачак.
📺
8-10 ноябрьдә 11:00 сәгатьтә ТНВ Татарстан һәм ТНВ Планета телеканалларында
диктант уку эфиры оештырылачак.
🔊Быел
«САФ» балалар радиосында да 8-10 ноябрь көннәрне 11:00 сәгатьтә балалар һәм яшүсмерләр өчен диктант яңгыраячак! Аларга Әмирхан Еникиның «Гөләндәм туташ хатирәсе» повестеннан өзек укылачак.
🏫Диктантны
8 ноябрь көнне 10:00 сәгатьтә төп офлайн мәйданчыкта да яза аласыз!
📍Казан шәһәре
Татарстан ур., 2
3 кат, Актлар залы
(КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты). Керү ирекле.
📌Төп офлайн мәданчыкта Шәриф Камалга багышланган күргәзмә дә оештырылачак. Әлеге күргәзмә ТР Милли музее, Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры хезмәттәшлегендә әзерләнде.
Рәхим итегез!