15 апрель көнне Казан шәһәре Совет районының 11нче күппрофильле лицеенда «Телне өйрәнүнең нәтиҗәле алымнары» семинарлар циклының чираттагы чарасын уздырды. Анда шәһәрнең татар теле укытучылары – барлыгы 600гә якын кеше катнашты.
Семинарда спикер буларак филолог, тәрҗемәче, полиглот, филология фәннәре докторы, П.Лумумба ис.Россия Халыклар дуслыгы университетының Рус теле институты профессоры, 27 китап, 170тән артык фәнни хезмәт һәм татар теленә өйрәтү методикасы авторы Алексей Арзамазов чыгыш ясады. Ул 3 ел элек Түбән Новгород шәһәреннән Казанга күчеп килгән. Ярты ел эчендә үзлегеннән татар телен өйрәнгән һәм татар телен өйрәтүнең авторлык методикасын төзегән. Семинарда Алексей Арзамазов татар һәм рус телләрендә чыгыш ясады.
Чараны Казан Мэриясе һәм Казан Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе Татарстан Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссиясе ярдәме белән оештыра.
📲Тулырак ВКонтактедагы рәсми төркемдә.