milli.kzn


Channel's geo and language: Kazakhstan, Kazakh
Category: Art


📌 Казань. Дневник событий
📌 Казан. Чаралар көндәлеге

Related channels  |  Similar channels

Channel's geo and language
Kazakhstan, Kazakh
Category
Art
Statistics
Posts filter


Татар милләтенең асыл егетләре һәм кызлары!

12 декабрь Ленин исемендәге мәдәният йортында «Татар кызы, Татар егете» шәһәр конкурсының финалы булып узды. Бәйгедә «Апуш» студиясенең дә кайбер шәкертләре үз районнарының мәктәпләрен тәкъдим иттеләр. Финалда катнашучылар үзләре белән таныштырдылар, шулай ук кумирлары – танылган шәхесләр белән дуэтта чыгыш ясадылар һәм татар авторларының әсәрләрен укыдылар.

Нәтиҗәләр буенча:
«Татар кызы» исеменә Идел буе районының 19нчы гимназия укучысы Мәдинә Галиәхмәтова, «Татар егете» исеменә Идел буе районының 42нче мәктәп укучысы Булат Талипов лаек булды.

Нәтиҗәләр белән тулырак Вконтактедагы төркемдә таныша аласыз.

Чын күңелдән кызларны һәм егетләрне әлеге зур җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә зурдан-зур уңышлар теләп калабыз!


Video is unavailable for watching
Show in Telegram
«Үз телем» конкурсы җиңүчесе – яшь композитор, музыкант, Милли музыка оркестры дирижеры Айдар Ниязов Солтан Габәши исемендәге беренче Милли музыка фестиваленә нигез салды.

Кичә «Московский» мәдәният үзәгендә фестивальнең чираттагы чарасы – Милли музыка оркестры катнашында Салих Сәйдәшевның 125 еллыгына багышланган концерт булып узды. Катнашучылар арасында хореографлар Нурбәк Батулла һәм Алсу Мәгъсүмҗанова да бар иде. Алар Сәйдәшевның хореографик сюитасы яңгыраган вакытта махсус бию номеры тәкъдим итте.

Фестивальнең гала-концерты киләсе ел башында булачак.


13 декабрь көнне Казан Ратушасында шәһәр Мэриясенең 2024 елда үткәргән милли чаралары һәм проектларына багышланган түгәрәк өстәл булып узды. Чарада активистлар, җәмәгать эшлеклеләре, журналистлар катнашты.

Ел дәвамында узган чараларга нәтиҗәләр ясалды, киләчәккә планнар корылды. Проектларны тормышка ашыруда актив катнашучыларга Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова рәхмәт сүзләрен җиткерде, аларның һәрберсенә истәлекле бүләкләр тапшырылды.


Forward from: Казан Мэриясе
Якты төсләр илендә🍭

Әйдәгез, «Әминә» проекты белән төсләрне барлап чыгыйк! Вместе с Әминой выучим цвета на татарском.

Роликны монда карарга була👀

🌈 Слова, которые могут быть полезны:
алсурозовый
сары желтый
шәмәхәфиолетовый
коңгырткоричневый
кызгылт-сарыоранжевый
сорысерый

А другие цвета учили тут!

📌 Татар мохите турында тулырак Казан мэриясе төркемендә!

#татарчаҗырлыйм
ӘМИНӘ – «ТӨСЛӘР ИЛЕНДӘ» | «В ЦВЕТНОЙ СТРАНЕ»
Сәлам! Минем исемем Әминә. Әйдә, бергә җырлыйк! Пой и учи татарский! Учим слова: Розовый – алсу желтый – сары фиолетовый – шәмәхә коричневый – коңгырт кызгылт-сары – оранжевый серый – соры Дословный перевод: В ЦВЕТНОЙ СТРАНЕ Этот мир состоит Из разных цветов, А цвета рождаютс...


Video is unavailable for watching
Show in Telegram
📚Казан Мэриясе чираттагы татар теле курсын тәмамлады

7 октябрьдә старт алган бушлай татар теле курслары барлык теләүчеләр өчен ике төркемдә узды: башлангыч һәм дәвам итүче. Курслар Казан Башкарма комитеты бинасында узды.

Курсны уңышлы тәмамлаган, яхшы күрсәткечләргә ирешкән укучыларга һәрвакыттагыча истәлекле бүләкләр һәм рәхмәт хатлары тапшырылды.

Әлеге төркемнәрне «Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы – 2024» Бөтенроссия һөнәри конкурсының призеры, шул ук бәйгедә регион этабында җиңүче, «Казан шәһәренең ел укытучысы – 2024» конкурсы призеры Ләйлә Гарифҗанова укытты.


Forward from: Казан Мэриясе
Тәмле телле булыгыз!👅

Әйдәгез, «Әминә» проекты белән ягымлы итеп сөйләшергә өйрәник! Вместе с Әминой выучим вежливые слова на татарском.

Роликны монда карарга була👀

💬 Слова, которые могут быть полезны:
исәнмездравствуй
сау бул до свидания
рәхим ит/ рәхим итегездобро пожаловать
зинһарпожалуйста
гафу итпрости

📌 Татар мохите турында тулырак Казан мэриясе төркемендә!

#татарчаҗырлыйм
ӘМИНӘ – «ЯГЫМЛЫ СҮЗЛӘР» | «ВЕЖЛИВЫЕ СЛОВА»
Сәлам! Минем исемем Әминә. Әйдә, бергә җырлыйк! Пой и учи татарский! Учим слова: здравствуй – исәнме до свидания – сау бул добро пожаловать – рәхим ит/ рәхим итегез пожалуйста – зинһар прости – гафу ит Дословный перевод: ВЕЖЛИВЫЕ СЛОВА Я каждый день учу Красивые, вежливые..


Forward from: Казан Мэриясе
Video is unavailable for watching
Show in Telegram
Тәҗрибә алмашу — безнең семинарларда💡

Бүген Совет районының 95 нче табигый-фәнни лицеенда Казан Мэриясе тарафыннан чираттагы мөгаллимнәр өчен очрашу узды.

🗣 Спикерлар булып ТР Фәннәр академиясе директоры Илгиз Халиков, филология фәннәре кандидаты Айгөл Ханова һәм Ройял Холлоуэй университетының (Лондон) постдокторы Анастасия Лопухина чыгыш ясады.

Укытучылар, тәрбиячеләр һәм мөгаллимнәр, сезгә бу очрашу файда китергән дип ышанып калабыз. Алдагы семинарларда да катнашуыгызны көтеп калабыз👌


«Апуш» студиясе Санкт-Петербургтан җиңүләр алып кайтты!

«Апуш» студиясе 30 ноябрь-3 декабрь көннәрендә Санкт-Петербургта узган XI «ТриумF» Бөтенроссия театр сәнгате конкурсында катнашып, җиңүләр яулап кайтты.

«Алые паруса» мәдәни фонды оештырган конкурста барлыгы 63 спектакль катнашты. Алар арасында күпсанлы җиңүләргә лаек булган Мәскәү, Санкт-Петербург командалары да бар иде.

🏆«Апуш» студиясе «Авыл эте Акбай» пьесасы буенча мюзикл тәкъдим итте һәм балалар жюри әгъзалары фикеренчә «Иң яхшы спектакль» исеменә лаек булды.

🏆Шулай ук «Иң яхшы музыкаль бизәлеш» номинациясендә дә җиңү яулады һәм музыкаль театр коллективлары арасында 63 командадан II дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Җиңүчеләргә дипломнар һәм кубоклар тапшырылды.

🎶«Авыл эте Акбай» спектакленең музыка авторы - композитор Зөлфәт Вәлиуллин. Җанлы музыкаль бизәлеш өчен Казанның 18нче балалар музыка мәктәбе директоры Илзия Фәтхуллина җитәкчелегендәге «Мозафаров-бэнд» төркеме җавап бирде.

📲Тулырак Вконтактедагы төркемдә.

8 last posts shown.