milli.kzn


Channel's geo and language: Kazakhstan, Kazakh
Category: Art


📌 Казань. Дневник событий
📌 Казан. Чаралар көндәлеге

Related channels  |  Similar channels

Channel's geo and language
Kazakhstan, Kazakh
Category
Art
Statistics
Posts filter


«Әбүгалисина» мюзиклы кабаттан сәхнәдә!

Татар халкының бөек язучысы һәм мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулуга багышлап, «Апуш» студиясе аның мирасын яңарта – «Әбүгалисина» мюзиклын тәкъдим итә💎

📍Кайчан: 7 һәм 24 февраль, 16:00 сәгатьтә
📍Кайда: «Чулпан» мәдәният үзәге.

🎟Билетлар

Спектакльнең премьерасы 2023 нче елның гыйнвар аенда булган иде. Бу юлы мюзикл яңа сулышта сәхнәләштереләчәк: Әбүгалисина, Хәлвәфруш, Гөлчәһрә, патшабикә рольләрен яңа состав тәкъдим итә. Шулай ук спектакльдә студиягә йөрүче барлык 39 шәкерт тә, шул исәптән яңа килеп кушылган укучылар да катнаша.

Спектакльнең сюжетына килгәндә, ул төп геройларның каршылыгына, көрәшенә корылган: абыйлы-энеле Әбүгалисина белән Әбелхарис бер ел дәвамында мәгарәдә бикләнеп белем ала, тик алган белемнәрен бертуганнар төрле максатларда куллана. Зирәк сүзнең кодрәте, белемгә мәхәббәт һәм яхшылыкка омтылу турындагы бу тарих «Апуш» студиясенә хас булганча җырлар һәм биюләр белән үрелеп бара!

Спектакльгә рәхим итегез!


Forward from: Казан Мэриясе
Шатлыклы хәбәр! 🥳

Шушы көннәрдә Милли мөнәсәбәтләр өлкәсендәге VII Бөтенроссия иң яхшы тәҗрибәләр конкурсына йомгак ясалды. Җиңүчеләр арасында - Казан Мэриясенең «Древо жизни» («Байтирәк») мәгърифәти проекты да үзен урынын алган!

▫ Төрле номинацияләрдә барлыгы 25 җиңүче билгеләнгән. «Древо жизни» мәгърифәти проекты исә «Милли мөнәсәбәтләр өлкәсендә дәүләт хакимияте органнарының иң яхшы тәҗрибәләре» номинациясендә җиңгән.

Чын күңелдән «Древо жизни» («Байтирәк») проектының оештыручыларын һәм аны чынга ашыруда үз өлешен керткән катнашучыларны, кунакларны котлыйбыз!🌹


Forward from: Казан Мэриясе
Вакытларны булмый туктатып!⏰

«Әминә» проекты белән көнебезне планлаштырыйк! Вместе с Әминой выучим времена суток на татарском.

Роликны монда карарга була👀

🌙 Слова, которые могут быть полезны:

көндень
төн ночь
кичвечер
иртәутро
вакытвремя
сәгатьчасы

📌 Татар мохите турында тулырак Казан мэриясе төркемендә!

#татарчаҗырлыйм
ӘМИНӘ – «МИНЕМ КӨНЕМ» | «МОЙ ДЕНЬ»
Сәлам! Минем исемем Әминә. Әйдә, бергә җырлыйк! Пой и учи татарский! Учим слова: көн – день төн – ночь кич – вечер иртә – утро вакыт – время сәгать – часы Дословный перевод: МОЙ ДЕНЬ Рассветает, солнце встает, Весь мир становится светлее. День проходит, вечер наступает - Время куда спешит?..


Солтан Габәши исемендәге беренче Милли музыка фестиваленең йомгаклау чарасы – гала-концерты булып узачак.

📍Кайчан: 19 февраль 19.00
📍Кайда: Казан Ратушасында

Концертта Татарстанның халык артисты Резеда Галимова, Татарстанның атказанган артистлары Эльза Исламова, Алсу Фәйзуллина, җырчы Айгөл Гардисламова, «Алтын битлек» театр премиясе лауреаты, хореограф Нурбәк Батулла, биюче, хореограф Алсу Мәгъсүмҗанова, Айдар Ниязов җитәкчелегендәге милли музыка оркестры һәм башкалар катнаша.
Шулай ук Түбән Новгородтан Солтан Габәшинең оныкчыгы Әдилә Габәши дә килер дип көтелә.

🎟Билетларны сылтама аша алырга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, Солтан Габәши исемендәге беренче Милли музыка фестивален композитор, дирижер Айдар Ниязов Казан Мэриясенең «ҮЗ ТЕЛЕМ» проектлар конкурсында грант отканнан соң оештырып җибәрде. Җәй көне узган бәйгедә барлыгы 6 кеше җиңеп чыккан иде.


Forward from: Казан Мэриясе
Ай-яй, бигрәк матурсың!

«
Әминә» проекты белән гүзәл йөзебез белән сокланыйк! Вместе с Әминой выучим наше милое личико на татарском.

Роликны монда карарга була👀

👃Слова, которые могут быть полезны:

күзләрглаза
кашлар брови
борыннос
тешләрзубы
авызрот
колакларуши
чәчләрволосы
маңгайлоб
битләрщёки, лица

📌 Татар мохите турында тулырак Казан мэриясе төркемендә!

#татарчаҗырлыйм
ӘМИНӘ – «МИН» | «Я»
Сәлам! Минем исемем Әминә. Әйдә, бергә җырлыйк! Пой и учи татарский! Учим слова: Күзләр – глаза Кашлар – брови Борын – нос Тешләр – зубы Авыз – рот Колаклар – уши Чәчләр – волосы Маңгай – лоб Битләр – щёки (в данном контексте) Дословный перевод: Я Мама спрашивает: Где..


Казанның мәктәп-бакчаларында октябрьдән гыйнвар аена кадәр бию, җыр, сөйләм осталыгы һәм халык музыка уен коралларында уйнарга өйрәтүче «Гәүһәр» проекты дәресләре уздырылды.

Проектны йомгаклаучы «Гәүһәр» фестиваленә әзерлек башланды, фестивальдә катнашачак номерларны сайлап алу бүген, 21 гыйнвар көнне, Казан Башкарма комитетында узды.

Жюри әгъзалары – К.Тинчурин театры артисты Артем Пискунов, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры актеры, «Алтын битлек» театр премиясе иясе Булат Гатауллин, Татарстанның атказанган артисты, балетмейстер Таһир Латифуллин, «Казан» бию ансамбле солисткасы Татьяна Мифтахова һәм «Апуш» татар балалар театр студиясе җитәкчесе Алия Фәйзрахманова барлык номерларны карап, аларга бәя бирде.

Фестиваль 12 февраль көнне «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә узар дип көтелә.


Forward from: Казан Мэриясе
Тиктормаслар бармы монда?

«
Әминә» проекты белән җырлыйк, сикерик, кыскасы, тик тормыйк! Вместе с Әминой выучим некоторые глаголы на татарском.

Роликны монда карарга була👀

🕺Слова, которые могут быть полезны:
сикерәмпрыгаю
уйныйм играю
чабамскачу
йөгерәмбегу
җырлыймпою
биимтанцую

📌 Татар мохите турында тулырак Казан мэриясе төркемендә!

#татарчаҗырлыйм
ӘМИНӘ – «ТИКТОРМАС» | «НЕПОСЕДА»
Сәлам! Минем исемем Әминә. Әйдә, бергә җырлыйк! Пой и учи татарский! Учим слова: сикерәм – прыгаю уйныйм – играю чабам – скачу йөгерәм – бегу җырлыйм – пою биим - танцую Дословный перевод: НЕПОСЕДА Веретеном называет меня мама, Непоседа, говорит папа. Кружусь целый день -..


Forward from: Мэрия Казани
Video is unavailable for watching
Show in Telegram
Около 20 тысяч национально-культурных мероприятий в год!

И это не утопия, а наша реальность. Именно столько событий прошло в 2024 году в Казани. Вспомним несколько ярких проектов👇🏻

🔵Танцевальный проект на озере Кабан «Хәрәкәттә - бәрәкәт»
🔵Детский фестиваль «Әйбәт!»
🔵Этнофестивали «Итиль» и «Милли кием»
🔵Перфоманс «Голоса Казани»
🔵Уроки «Гәүһәр» для детей
🔵Обучающие татарскому языку ролики «Әминә»
🔵Театральная студия «Апуш»
🔵Проект «Древо жизни»

«Очень показательно, что есть интерес не только наших национальных общин, но и других городов, соседних регионов. К нам обращаются, перенимают опыт. Мы рады и открыты всем, кто к нам приезжает», – отметил мэр Казани Ильсур Метшин.


⭐️Больше о национально-культурных событиях рассказываем в @kzn_official_tat


2024нче ел матур нәтиҗәләр белән сөендерә!

Безнең «Милли Казан» төркемебез Казан Башкарма комитетының 1 меңгә кадәр язылучылары булган төркемнәре арасында 1нче урынга лаек булды! Хезмәтне күрә белүләре һәм шулай сөендерүләре өчен Зур рәхмәт!

Кадерле язылучыларыбыз, Рәхмәт безнең белән булганыгыз өчен! Бу безнең уртак җиңүебез! 2025нче елда да бергә булыйк! Якынлашып килүче бәйрәм белән! Бәхет-шатлыкларга, куанычлы мизгелләргә тулы, тыныч, имин, бәрәкәтле ел булсын!

Безнең Вконтакте социаль челтәрендәге төркем: https://vk.com/millikznru


Нәниләр дә «Гәүһәр» проекты кысаларында татар биюе нигезләренә һәм сөйләм осталыгына төшенделәр.

Казан шәһәре Мәскәү районының «Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 126 нчы катнаш төрдәге балалар бакчасы»нда «Гәүһәр» проекты кысаларында бию нигезләрен халыкара һәм бөтенроссия конкурслары лауреаты, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле солисты Рима Фәизова өйрәтте.


Октябрь аеннан Казан мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында барган «Гәүһәр» проекты дәресләре әкренләп ахырына якынлаша.

Казан шәһәре Мәскәү районының «Ф.Г.Аитова исемендәге татар телендә белем бирүче 12 нче гимназия»сендә «Гәүһәр» проекты кысаларында җыр сәнгатенә халыкара конкурслар лауреаты, Казан шәһәр филармония артисты-солисты, Казан балалар филармониясенең вокал бүлеге житәкчесе Гөлназ Гафурова төшендерде.



12 last posts shown.