Мәеткә доганы кемнән укыттыру дөрес?
Кеше бу дөньядан ахирәткә күчкәч, һәрвакыт догага мохтаҗ. Доганы кем кылырга, тәүлекнең кайсы вакытында кылырга дигән сораулар туарга мөмкин. Беренче чиратта, мәетнең якыннары, туганнары, балалары аны дога кылып искә алырга тиеш. Дога кылуның билгеле бер көне дә, вакыты да юк. Мәетне искә алу өчен билгеле бер көнне көтеп торырга кирәкми. Бу эшне бик еш башкарсаң да хәерле.
Кеше үлде дә, бетте дип уйларга кирәкми. Аның җаны исән. Ул бер тормыштан икенчесенә күчте генә. Шуңа да ул гел дога өмет итә. «Мин укый белмим инде», «минем телем әйләнми», «теге кеше укыган бит, аның догасы дөресрәк» дип сәбәпләр эзләргә кирәкми. Теләк булса, эшлисең. Бүгенге көндә адәм баласы бизнес ачу өчен, үзен камилләштерү өчен нинди генә курслар узмый, нинди генә юлларга бармый, күпме акча түгә! Ә кулын күкләргә күтәреп, туган телендә дога кылырга вакыт тапмый... Менә бу проблема. Үзең сора, үзең дога кыл, үзең телә. Иң хәерлесе шул.
Әлбәттә, кемгәдер әйтергә була инде, «исеңә төшкәндә, фәлән-фәләнгә дога кыл әле» дияргә була. Әмма моны даими эшләсәң бер дә матур булмас, үзеңнең өстеңнән җаваплылыкны төшерегә кирәкми.
Артур Габдуллин