Бу хөрмәтле өч айның икенчесе.
Пәйгамбәребезнең салләллааһү галәйһи үәсәлләм: “Шәгъбан - минем аем, рәҗәб ае - Аллаһы Тәгаләнең ае, рамазан исә - өммәтемнең аедыр”, - дигән.
Шәгъбән ае, рамазан-шәриф уразасыннан кала, Рәсүүлүллааһ салләллааһү галәйһи үәсәлләмнең иң күп итеп ураза тоткан ай.
Сәхабәләр радыйаллааһү ганһүм, шәгъбан аеның яңа ае күренү белән, Коръән укырга тотыналар иде. Шуңа карап, бу айда мәгънәсенә төшенеп күп итеп Коръән уку мөстәхәб гамәлләрдән дип исәпләнер.