Беркайчан да "мин бәхетсез" димә
Гомерләрең син дигәнчә үтмәсә дә,
Эшләреңдә гел уңышлар көтмәсә дә,
Кайчагында ашарыңа җитмәсә дә,
Мин бәхетсез, димә!
Беркайчан да, мин бәхетсез, димә,
Якыннарың беркөн ташласа да,
Гомер юлын өр-яңадан башласаң да,
Килеп әгәр өсләреңә таш яуса да,
Мин бәхетсез, димә.
Беркайчан да, мин бәхетсез, димә,
Авырлыктан сынсаң-сыгылсаң да,
Ялгыш кына абынып егылсаң да,
Күз яшеңә буылып тыгылсаң да,
Мин бәхетсез, димә.
Беркайчан да, мин бәхетсез, димә,
Җан дусларың сине сатса да,
Ашларыңа ташлар атса да,
Тормышыңны ятлар ватса да,
Мин бәхетсез, димә.
Беркайчан да, мин бәхетсез, димә,
Кояш әгәр нурын тигез сипсә.
Җир йөзендә яшәр өчен урын җитсә,
Мин бәхетсез, димә, хакың юк!!!
Гөлүсә Шаһбан