Нигә Рамазан аенда ураза тоту җиңелрәк?
☝️ Рамазан уразасы турында күп кенә хәдисләр риваять ителә. Әбү Һөрайра радыяллаһу ганһе пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең әлеге сүзләрен тапшырган:
⚜️ “Рамазан ае кергәч, җәннәт ишекләре ачыла, җәһәннәм ишекләре ябыла, шәйтаннар баглана”.
✨ Шушы хәдистән аңлашылганча, Рамазан аенда:
✅Аллаһның рәхмәте иңәр,
✖️шәйтаннар бикләнер, багланыр, ураза тотарга комачауламас.
☝️ Шуңа да күпләребезнең, башка айлардан аермалы буларак, Рамазан аенда ураза тоту аеруча җиңел булуын һәм гөнаһлар да аз кылынуын сизгәне бардыр.
❔ Килешәсезме?
🤲 Һәркемгә дә бәрәкәтле, игелекле атналар теләп калам. Аллаһы Тәгалә кылган гамәл-гыйбадәтләрне кабул кылса иде.
https://t.me/timhazrat