«Көмеш кыңгырау»


Kanal geosi va tili: Qozog‘iston, Qozoqcha


Хәбәрләр, иҗат...

Bog‘liq kanallar  |  O‘xshash kanallar

Kanal geosi va tili
Qozog‘iston, Qozoqcha
Statistika
Postlar filtri


"Мәйдан" журналы. (Журнал "Майдан") dan repost
🪶3 октябрь көнне шагыйрә Саҗидә Сөләйманованың тууына 100 ел.

Саҗидә Сөләйманова — лирик шагыйрә, прозаик.
Ул татар поэзиясенә тыныч кына, зурдан купмыйча килеп кергән. Иң беренче чиратта шагыйрә буларак танылса да, матур гына хикәя һәм повестьлар да язган.


Килешми мөмкин түгел 🥶😅


❄️ Беренче кар ❄️

Охшамаган былтыргыга
Беренче кар: вак-вак кына...
Җил канатына утырып,
Талгын гына җиргә куна.

Әф-төф итә каралыкны –
Әнә бакча ап-ак булды!
Кичен кайтыр ак юлымнан
Күңелемә якты тулды.

Карлар каплап куйса иде
Җан ярасын, аһ-зарларны!
Эрегәнче... язга кадәр
Оныттырып казаларны...

Охшамаган былтыргыга:
Хак әмере тик үзенчә!
Ипле генә җәеп куйды
Юрганын да, нәкъ көзенчә...

✍️ Зимфира Исламова


✨ Өлкәннәр көнендә җылы очрашу ✨

1нче октябрь — Өлкәннәр көнендә без, «Йолдызлар» отряды тимурчылары, Фәния апа Калметованы бәйрәм белән котларга бардык.

Фәния апа 1934 нче елда Башкортстанда туган. Ул безгә үзенең балачагы, Бөек Ватан сугышында катнашкан әтисе турында сөйләде. Фәния апа озак еллар китапханәче булып эшләгән, бәйрәмнәрдә яттан шигырьләр сөйләгән.
Мин дә аны бәйрәм белән котлап, Роберт Миңнуллинның «Кунакка килегез» шигырен сөйләдем.

Соңыннан тәмле күчтәнәчләр белән бергәләп чәй эчтек. Фәния апага ныклы сәламәтлек теләп саубуллаштык.

Бу очрашу күңелләребездә озак сакланыр. Өлкәннәр белән аралашу, аларның истәлекләрен тыңлау безнең өчен бик кызыклы һәм кадерле булды.

✍️ Диләрә Ханнанова, Яр Чаллы шәһәре, Г.Акыш исемендәге 84нче лицей-интернат


✨ Хәерле көн, дуслар!

❄️ Әлмәт якларында шундыйрак бүген хәлләр🤔

Сездә ничек?


😉 Сәлам, дусларым!

👩🏻‍🏫 Бүген «Энергетик» мәдәният сараенда Укытучылар көненә багышланган шәһәркүләм чара узды. Бәйрәмне Яр Чаллы шәһәренең 25нче мәктәбе директоры белән бергәләп алып бардык.

💐Кадерле һәм яраткан укытучыларыбыз, сезне якынлашып килгән Укытучылар көне белән тәбриклим!

Иң изге теләкләр, чын күңелдән котлаулар бары тик Сезнең өчен. Күзләрегездә һәрвакыт бәхет чаткылары уйнасын! Сезнең һәр көнегез күңелле һәм шатлыклы, кызыклы һәм якты булсын! Һәр укычы Сезне үзенең казанышлары белән сөендерсен!

✍ Әмирхан Ахунҗанов, Яр Чаллы шәһәре М.Вахитов исемендәге 2нче гимназиясе укучысы


📚 Казанда «Әдәби фест» була

9–11 октябрь көннәрендә ТР Язучылар берлеге татар әдәбиятына багышланган «Әдәби фест» фестивален оештыра. Фестивальнең төп партнёры — Бөтендөнья татар яшьләре форумы.

📍 Фестиваль ТР Милли китапханәсендә узачак.
Өч көн дәвамында биредә:

📖 лекцияләр һәм фикер алышулар;

🎬 документаль фильмнар премьералары;

🖼 күргәзмә;

📚 буккроссинг;

🎙 ачык подкаст төшерү;

🎨 балалар өчен иҗади мәйданчык эшләячәк.

Ә кичләрен кунакларны шигъри чаралар, иммерсив спектакль һәм гала-концерт көтә.

✨ «Әдәби фест»ның төп максаты — татар әдәбиятын, мәдәниятен һәм сәнгатен киң җәмәгатьчелеккә таныту, яшьләрне татар әдәбияты белән кызыксындыру һәм якынайту.


✨ ХИКМӘТЛЕ СҮЗ ✨

🥚 «Йомырка эчендәге сары кебек» — бу сүзләр нәрсәне аңлата икән?

Әйдәгез укып белик!


📢 Россиядә укытучы таныклыгы барлыкка киләчәк

🪪 Россиядә укытучы таныклыгы барлыкка киләчәк, дип хәбәр итте РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Сергей Кравцов. Бу хакта РИА Новости яза.

📃«Министрлык тарафыннан өч федераль закон проекты һәм укытучы таныклыгы турында Хөкүмәт Карары проекты әзерләнгән», – диде Кравцов сыйныф җитәкчеләре һәм мәктәп директорлары форумнарын ачуда.


👦🏻 Туганнар 👦🏻

Мин энемне яратам,
Көн дә аны уйнатам.
Дөбер-шатыр киләбез,
Машиналар тезәбез.

Ул сәпитендә чаба.
Мин менәм самокатка.
Йөрибез шулай чабып,
Узышабыз кайчакта.

Энем дә мине ярата,
Мәктәбемә озата.
Икәү бергә бик кызык,
Үсәбез бердәм булып!

✍️ Булат Ямалеев, Яр Чаллы, 41 мәктәп, 3нче сыйныф, «Ак каурый» әдәби түгәрәге


📚💚 Хәерле көн, дуслар!

🎣 Сентябрьнең соңгы көнендә җылы кояш астында малайлар кармакларын суга салып, балык тоту белән мәшгуль иде. Ә бүген инде Чаллыда беренче кар яуды!🙄❄️

✨Сездә һава торышлары ничек?

📸 Айсылу Бикмөхәммәтова фотосы


🌾 Ялгыз башак 🌾

✨ Басу уртасында калган соңгы башак. Тирә-юнендә — бушлык. Элек бу җирләр диңгез кебек дулкынланып утыра иде. Күршеләре, туганнары, дуслары – барысы да бергә янәшәдә иде. Шаян кояшның нурларында коеналар, иртәнге чык тамчыларын эчәләр, шаяралар, көләләр иде. Бүген ул инде ялгыз. Шуңа күрә эче тулы сагыш, моң аның.

✨ Бераздан салкыннар башланыр. Ялгыз башакка кышкы йокыга чумарга вакыт җитәр. Белми шул әле ул эчендәге бөртекләренең кабат җиргә коелып, язын яшел уҗым булып шытып чыгасын, тормыш дәвам итәсен. Бәхетле көннәрең алда әле синең, ялгыз башак.

✍️ Азалия Шакирова, Саба районы Олы Кибәче мәктәбе, 8нче сыйныф


Интертат: иң популяр татарча медиa dan repost
Ул Андрей Малахов белән очрашуы һәм Казанда төшерелгән сюжет турында сөйләде: https://intertat.tatar/news/elvira-fazlyeva-malaxov-tapsyruyna-bargan-uzemne-gaila-bairamena-elakkandai-xis-ittem-5881016

Интертат МАХта


👵🏻 ӘБИ ӘЙТТЕ! 👵🏻

Ырымнарга ышанмасак та, әби сүзе — әби сүзе инде ул! Кайчак ул безне тәрбияли, кайчак сак булырга өйрәтә…

❓Ә сезнең әбиегез нәрсәләр дип әйтергә ярата?

Комментарийларда языгыз! 👇


📚 Укытучы әбием 📚

Минем әбием — Заманова Шәрәфениса Шәфыйк кызы. Ул 1943 елның 21 сентябрендә Калинин (хәзерге Актаныш) районының Колын авылында дөньяга килгән. Әбиемнең балачагы җиңел булмаган. Әтисе сугыш кырында вафат булган, әнисе ике кызын — әбиемне һәм аның апасы Зөлфирә апаны — ялгызы үстергән. Кызганыч, әбиемә 17 яшь тулганда, әниләре дә вафат булган.

Шундый авыр сынауларга карамастан, әбием бирешмәгән. Мәктәпне тәмамлагач, Алабуга педагогия институтына укырга кергән. Укуын уңышлы тәмамлап, укытучы һөнәрен сайлаган.

📎 Язманы укырга

✍ Рузия Заманова, Актаныш районы, Пучы урта мәктәбе, 8нче сыйныф


Video oldindan ko‘rish uchun mavjud emas
Telegram'da ko‘rish
👴🏻 Бабай кебек 👴🏻

Бабай әйтә:
«Мин гел күрәм
Кояшның туганын, - ди, -
Кояш чыкканын күргәнгә
Бәхетле булганмын!» - ди.

Мин дә бабайга охшаган,
Соң торганым юк минем -
Кояш чыкканын карыйм да
Аннан...  тагын йоклыймын!

✍️ Роберт Миңнуллин

📷 Альбина Якупова картинасы


❤️Өлкәннәр көне белән!

🌷Кадерле өлкәннәр, әби-бабайларыбыз!

💚 Бәйрәм белән котлап, сезгә ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, озын гомер, күңел көрлеге телибез!

🥰 Якыннарыгызның җылысын тоеп, һәр яңа туган көнгә сөенеп яшәргә насыйп булсын! 🌿


🙃 Елмаеп-көлеп алыйк 🙂

🤳Фил селфи ясый. Эт әйтә:

– Фильтр куйдыңмы?

– Әлбәттә! Колакларымны кечерәйтә торган!🤣


Интертат: иң популяр татарча медиa dan repost
Татарстанда октябрь башыннан һава шартларының сизелерлек начараюы, температура фонының сизелерлек түбәнәюе көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-5-graduska-kadar-suytacak-5929985

Интертат МАХта


📚 Китаплар шатлыгы 📚

Китаплар да бик ярата
Үзләрен яратканны.
Яратмыйлар, тузан җыеп,
Киштәләрдә ятканны.
Әгәр берәрсе күреп,
Килеп җитсә йөгереп,
Шундук кулына алса,
Рәсемнәрен караса
Һәм укыса битләрен,
Бөгәрләми читләрен, –
Бу чактамы, бу чакта
Рәхәт була китапка.
Китаплар бик әдәпле –
Бигрәк матур гадәтле:
Рәхмәт әйтү җаен да
Алар яхшы беләләр –
Үзләрен яратканнарга
Бик күп белем бирәләр.

✍ Йолдыз Шәрәпова

20 ta oxirgi post ko‘rsatilgan.