"Җәназа китабы" хезмәтеннән өзек
...Сәгать 00:37. Без реанимация бүлегенең озын коридоры буйлап палата ягына атлыйбыз. Өч кеше: урта яшьтәге апа, аның кызы һәм мин. Караңгы төн булуына карамастан дәвахәнада тормыш кайный. Үтеп китеп барганда бер палатаның ачык ишегеннән “Апа, бирешмә! Үтенеп сорыйм, бирешмә! Яшә! Син безгә кирәк!” дигән сүзләр өзелеп кенә ишетелеп калды. Ә коридорның азагында кемнедер операцияга алып кереп китеп баралар. Кинәт кенә артта “Зәлифә, 401нче палатага адреналин кирәк. Тиз генә!” дигән тавыш яңгырады. Бераздан, процедуралар бүлмәсеннән бер апа чыкты да, кулында шприц белән палата ягына йөгерде. Уйлап карасаң, нәкъ шушы мизгелдә дәвахәнадагы күпме кеше үз гомере өчен көрәшә. Кемдер төрле чирләр, сызланулар аркасында үзенең өметен югалта, ә кемдер, киресенчә, шундый сынаулар ярдәмендә уйлана башлый, Раббысына якыная һәм ихлас күңелдән догалар кыла. Дөрес әйтәләр, адәм баласы Рабыссын иң авыр вакытларында гына исенә төшерә дип. Шундый уйларга батканда Аллаһның сүзләре искә төште:
“Алар (Аллаһка ширек кылучылар) көймәгә утыргач, (давылга эләгеп, өметен өзгәч) Аллаһка гына дога кылалар һәм доганы Аңа гына тапшыралар. Ул аларны корыга чыгарып коткаргач, шундук (элекке хәлләренә кайтып кабат Аңа) ширек кылалар” (Әл-Ганкәбүт, 65 аят).
Бу аятьтә сүз мөшрикләр турында барса да, бүгенге көндә мөселманнар, шулай ук, кызганычка каршы, шушы аятькә тап килмиме? Чыннан да шулай бит. Тормыш чәчкә атканда, гомер елгалары ташып акканда һәм язмыш бакчалары ләззәт җимешләренә күмелгәндә гөнаһ кылу, Аллаһның боерыкларын үтәмәү, динең һәм иманың өчен борчылмау гадәти күренешкә әйләнә. Ләкин, бервакыт, кинәт чәчкәләр шиңсә , елгалар корыса һәм җимешләр чери башласа, иман уянып китә, күңелләр йомшара, телләр дә Аллаһым, Раббым дип кабатлый башлый. Элегерәк динне өйрәнергә, иманны күтәрергә, Аллаһның кушканнарын үтәргә вакыт табылмаган яки башка эшләр өстен куелган булса, авырлык килгәч кайдандыр, мәҗбүр рәвештә, динне өйрәнергә, иманны күтәрергә, намаз укырга теләк барлыкка килә. Гаҗәп! Ялкаулык та юкка чыга, барлык булган эшләр дә кинәт онытылып куя. Сәер инде ул кеше...
“Килеп җиттек, 414нче палата. Хәзрәт, әйдәгез үтегез” дигән апаның тавышы арабыздагы тынычлыкны бүлде. Ишекне ачып, бүлмәгә кергәч, төрле аппаратларга ялганган бер абзыйны күрдем. Шундук караваты янында торган кечкенә тәбәнәк шкафка күз салдым. Анда “Иң кирәкле догалар” һәм “Намаз уку тәртибе” дигән китаплар ята иде. Мин “Әссәләмү галәйкүм” дип әйттем дә, карават янына барып утырдым. “Вә галәйкум әссәләм, хәзрәт. Исемем Рифат була. Гафу итегез, кул биреп күрешә алмыйм, бик сызланам. Тән өлешләрем дә шеш белән тулы” дип җәвап кайтарды абзый. Чыннан да, аның хәле бик мөшкелгә ошагандай булды. Күз астындагы җыерчыкларыннан алып, кулындагы бармакларына кадәр кызгылт төстә шешләр иде. Һәм, тормыш иптәше әйтүенчә, Рифат абыйның үпкәләре дә эшләүдән туктаганга күрә, тын алуы аппаратка ялганган махсус битендәге маска аша гына икән. Ләкин, хәле авыр булуына карамастан, ул үзен дәртле тотарга тырышкандай тоелды һәм үзе турында сөйләп алды. “Хәзрәт, беркайчан да уйламас идем, тормышым беркөнне кинәт үзгәрер дип. Ике ай элек кенә мин сәламәт, бер авырусыз шатлык-сөенечтә яшәп яткан кеше идем. Ләкин бер көнне кичен йокларга яттым да, иртән уянмадым. Дәвахәнада алты сәгать буе гомерем өчен көрәшкәннән соң, аңга килеп, күзләрем ачылды. Һәм, иң сәере, бүгенге көнгә кадәр шушы авыруларның сәбәбен табиплар һаман таба алмыйлар...
(дәвамы бар)