Яшь үләннәр, яшел тәмләткечләр җирдән баш төртү белән алардан бик тәмле ризыклар әзерләргә була. Витаминнарны күбрәк ашыйк, яшь үләннәрнең вакыты үтеп бара.
✔️Салат яфрагы
Бик түбән калорияле ризыкларның берсе. Шул ук вакытта ул файдалы матдәләргә дә бай. Шуңа күрә салат яфрагы артык авырлыктан интегүчеләргә файдалы. Салат яфрагы аксым, шикәр, калий тозлары, тимер, фосфор, А, В1, В2, Р һәм Е витаминнарына бай. Ул авыртуны баса, тынычландыра, йокысызлыктан коткара.
✔️Шпинатның сусыл яфраклары аксымга, углеводка, бетакаротинга, органик кислоталарга, А, В, С, К, Е, РР, Н витаминнарына, клетчаткага, крахмалга, холинга, кешегә кирәкле күп кенә микроэлементларга бай. Пешергән вакытта башка яшелчәләрнең витаминнары, файдалы үзлекләре югалса, шпинатныкы шул килеш диярлек саклана. Әлбәттә, түтәлдән генә өзгән яфрагы файдалырак, билгеле.