Timergali hazrat


Kanal geosi va tili: Qozog‘iston, Qozoqcha
Toifa: Din


Вәгазьләр, насыйхәтләр, хәдисләр

Связанные каналы  |  Похожие каналы

Kanal geosi va tili
Qozog‘iston, Qozoqcha
Toifa
Din
Statistika
Postlar filtri


🕌❗ӨЙГӘ ШАЙТАН КЕРӘ АЛМАСЫН ӨЧЕН нишләргә кирәк❓
1️⃣Өйгә кергәндә һәм чыгып киткәндә, Аллаһыны искә алырга❗
2️⃣ Ишекләрне Аллаһы исеме белән бикләргә («Бисмилләһ...»)❗
3️⃣ Ешрак Коръән укырга. Хәдисләрдә шайтаннан сакланыр өчен, «Фәләкъ», «Нәс», «Бәкара» (бигрәк тә 285-286 аятьләре), «Гафир» (1-3 аятьләр) сүрәләрен һәм, әлбәттә, «Аятел-Көрси»не укырга киңәш ителә❗

4️⃣ Шайтан азан яңгыраган өйдән кача❗

Җомга мөбарәк булсын❗️


Кәһеф сүрәсе, җомга укыла


ТАСС dan repost
Даванков отозвал из ГД проект о праве школ запрещать религиозную одежду.


ДУМ РТ dan repost
👉Внимание! Срочный сбор!

Акция «Батырам от мусульман Татарстана» от ДУМ РТ!

🚛🕌Собираем средства на мобильную мечеть.

☪Мечеть на колесах будет курсировать на передовых линиях СВО.

🕌Передвижная мобильная мечеть нужна мусульманским бойцам, как духовная поддержка.

❗️Средства можно перечислить по указанному QR-коду и СБП.

🆘Организация сбора средств осуществляется БФ «Закят» ДУМ РТ по адресу: г.Казань, ул.Габдуллы Тукая, 89. ☎️: +7(843) 225 33 22.

🙏Пусть Всевышний будет доволен вами в обоих мирах!🥰




“Әл-Исра вәл Мигъраҗ” хакында ниләр беләбез?

✨“Әл-Исра вәл Мигъраҗ” – Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең Мәккәдәге Әл-Хәрам мәчетеннән Кодес (Иерусалим) җирендәге Әл-Әкъса мәчетенә күчүе һәм Кодестан Аллаһ хозурына күтәрелүе ул.

Ул кайчан була?

Ул раҗәб аеның 26 сыннан 27сенә каршы төне дип исәпләнә. Быел ул 26 нчы гыйнвардан 27сенә каршы төнгә туры килә, ягъни бүген ахшамнан – кояш баеганнан соң башлана.

💫 Бу кичәдә ниләр була?

❕Расүлуллаһ янына Бурак исемле хайванны җитәкләп, олуг фәрештә Җәбраил галәйһиссәлам килә. АЛАР БЕРГӘ ӘЛ-ӘКЪСА МӘЧЕТЕНӘ ЮЛ АЛА. Анда Расүлебез барлык пәйгамбәрләргә имам булып, ике рәкәгать намаз укый.

❕Җәбраил галәйһиссәлам Расүлебезгә шәраб һәм сөт салынган савытлар тотып килә һәм Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм СӨТ САЛЫНГАН САВЫТНЫ САЙЛЫЙ. Җәбраил галәйһиссәлам Расүлебезгә: “Син асылны (фитраны) сайладың, дөрес эшләдең”, – дип әйтә һәм өммәте дә туры юлда булыр ди.

❕Әл-Әкъса мәчетеннән алар БЕРЕНЧЕ КАТ КҮККӘ КҮТӘРЕЛӘ. Һәр күккә күтәрелгән саен Расүлуллаһны үзенә кадәр булган пәйгамбәрләр каршылый, алар сәлам бирешә.

❕Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә РАББЫБЫЗ БЕЛӘН СӨЙЛӘШҮ ДӘРӘҖӘСЕ БИРЕЛӘ. Ул Раббыбыздан өммәтен җәннәткә кертерлек гамәл сорый. Һәм Раббыбыз безгә намаз укуны фарыз кыла.

❕ Башта намаз безгә 50 вакыт итеп фарыз кылына, әмма Муса галәйһиссәлам Расүлуллаһка Раббыбыздан җиңеллек бирүен сорарга куша һәм Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм берничә тапкыр Раббыбызга мөрәҗәгать итеп, НАМАЗЫБЫЗ 50 ВАКЫТТАН 5 ВАКЫТКА КАЛДЫРЫЛА.

❕124 мең пәйгамбәр җәннәт, җәһәннәм, Ахирәт хакында сөйләде, әмма бары Расүлебезгә генә Мигъраҗ кичендә ТӘНЕ ҺӘМ ҖАНЫ БЕЛӘН: җәннәтне дә, җәһәннәмне дә ҮЗ КҮЗЛӘРЕ БЕЛӘН КҮРҮ НАСЫЙП БУЛДЫ. Моңа кадәр берәүгә дә мондый мөмкинлек бирелмәгән иде.

❕Коръәннең һәр аяте Җәбраил галәйһиссәлам аша иңгән була, ә "ӘЛ-БӘКАРА"СҮРӘСЕНЕҢ СОҢГЫ ИКЕ АЯТЕ Пәйгамбәребезгә Мигъраҗ кичәсендә турыдан-туры ИРЕШТЕРЕЛӘ.

❕Бу кичтә Расүлебезне Раббыбыз, фәрештәләр сәламли һәм шул рәвешле намазда укыла торган "ӘТ-ТӘХИЙӘТ" ДОГАСЫ УКЫЛА.

https://t.me/timhazrat


❗️Бүген кояш баегач мигъраҗ кичәсе була.


"Кояш күтәрелгән көннәрнең иң хәерлесе - җомга көне..." (хәдис).

🕌 Җомга мөбарәк булсын! Бу көнне тиешле дәрәҗәдә хөрмәтләп, аның бәрәкәтен алу насыйп булса иде!

https://t.me/timhazrat


Йәгез, бер дога...

اَللّٰهُمَّ إِنِّي أَعُوذُ بِكَ مِنَ الشِّقَاقِ وَالنِّفَاقِ وَسُوءِ الْأَخْلاَقِ


Укылышы: "Аллааһүммә инии әгуузү бикә минәш-шикаакый вән-нифәәкый вә сүүил-әхъләәкъ".

Мәгънәсе: "Йә, Аллаһым, мин Сиңа ызгыш-талаштан, монафикълыктан (икейөзлелектән), начар әхлактан сыгынамын" (Әбү Давыд, 1:216).

✍📚 "Әл-хизб әл-әгъзам" китабыннан.

https://t.me/timhazrat


Video oldindan ko‘rish uchun mavjud emas
Telegram'da ko‘rish
Безнең хәзрәтләр


Җомга иртәсе мөбарәк булсын!

✨ Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Аллаһы Тәгалә минем өммәтем өчен иртәнге якны бәрәкәтле кылды", – дип әйткән.

🤲 Раббыбыз ил-көннәребезгә тынычлык, иминлек, тормышларыбызга бәрәкәт, гамәлләребезгә ихласлык бирсен.

https://t.me/timhazrat


БЕЛЕП ТОРУЫҢ ХӘЕРЛЕ
Сабырлык 4 төрле була:
1. Авырлык килгәч сабыр итү. Берәр җирең авыртамы, хатының белән аралар бозылдымы, мал кимедеме, бурыч арттымы – сабыр ит! Бу – Аллаһның сиңа нигъмәте. Сабыр ит, әмма кул кушырып утырма, тырыш. Ләкин ничек кенә авыр булса да, гөнаһка, хәрамгә кермә. Авырлык килде дип башкаларны алдалама, урлама.

2. Рәхәткә чыдау өчен сабырлык. Бу – тагын да авыррак. Акча юк вакытта кешедә бер генә кыенлык – акча юк. Акча күп булса, кыенлыклар да күбәя. Туганнар, дуслар да артып китә, ярдәм сорыйлар. Кемгә мунча, кемгә капка кирәк... Акчаң күп булса, тагын бер борчу чыга – бу малны кая куярга, аны ничек саклап калырга? Әйе, рәхәткә чыдавы авыррак. Ни өчен кайбер кешегә байлык бирми Аллаһ? Чөнки Ул – белүче. Бу адәмгә байлык бирсә, ул юлдан язачак, бозылачак. Раббыбыз безне үзебездән яхшырак белә.

3. Гыйбадәт кылуда сабырлык. Менә иртәнге намазга мәчеткә бару өчен дә сабырлык кирәк бит. Тәрәзәдән карыйсың – ә анда буран, кар. Шундый суыкта кар ерып, йә машинаны кабызып барырга кирәк. Шайтан шулай котыртып тора. Ураза тотыр өчен дә сабырлык кирәк. Гыйбадәт кылу адәмнән бик зур сабырлык таләп итә.

4. Гөнаһ кылмаудан сабырлык. Гөнаһлар бик астыртын бүген. Адәмне кызыктырып тегендә дә ялтырый, монда да... Тегендә дә күңел тарта, монда да... Шушы бозыклык арасында үзеңне саклап кала алсаң, иң сабырлардәрәҗәсенә эләгәсең.

Раббыбыз барчаларыбызга да күркәм сабырлыклар насыйп әйләсә иде. Әәмииин!


Коръәнне ничек укырга?

⚜ Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм мондый сүзләр әйткән:

🌿 "Коръәнне тавышларыгыз белән бизәгез (аны матур тавышыгыз белән дөрес һәм аһәңле рәвештә укыгыз)" (имам Ибне Мәҗә).

🌿 "Коръәнне тавышларыгыз белән матурлагыз, чөнки матур тавыш Коръәннең матурлыгын тагын да арттырыр" (Дарими).

✨ Һәр матур, аһәңле, моңлы тавыш озак тыңлаганнан соң ардырыр, тик Коръән генә түгел...

🌥 Бәрәкәтле, игелекле көннәр һәркемгә!

https://t.me/timhazrat


Aisilu Yuldash dan repost
🚙🚞✈️ ТРАНСПОРТКА УТЫРГАНДА УКЫЛА:

سُبْحانَ الَّذي سَخَّرَ لَنا هَذَا وَما كُنَّا لَهُ مُقْرِنينَ، وَإِنَّا إلى رَبِّنَا لَمُنْقَلِبُونَ. اللَّهُمَّ إنَّا نَسألُكَ فِي سفَرِنَا هَذَا البِرَّ وَالتَّقْوَى، وَمِنْ العَمَلِ ما تَرْضَى، اللَّهُمَّ هَوّن عَلَيْنا سَفَرَنَا هَذَا، وَاطْوِ عَنّا بُعْدَهُ. اللَّهُمَّ أنْتَ الصَّاحِبُ فِي السَّفَرِ وَالخَلِيفَةُ في الأهْلِ. اللَّهُمَّ إني أعُوذُ بِكَ مِنْ وَعْثاءِ السَّفَرِ وكآبَةِ المَنْظَرِ وَسُوءِ المُنْقَلَبِ في المَالِ
والأهْلِ

Укылышы: "Сүбхәәнәл-ләзии сәххара ләнәә һәзәә вә мәә күннәә ләһү мукъриниинә вә иннәә иләә раббинәә ләмункалибуунә. Аллааһүммә иннәә нәсьәлүкә фии сәфәринәә һәзәл-бирра вәттәкъвәә, вә минәл-гамәли мәә тәрдаа. Аллааһүммә һәввин галәйнәә сәфәранәә һәзәә вәтъви ганнәә бугъдәһ. Аллааһүммә әнтәс-саахибү фис-сәфәри, вәл-халиифәтү фил-әһли. Аллааһүммә иннии әгуузү бикә мин вәгъсәәис-сәфәри, вә кәәәбәтил-мәнзари вә сүүил-мункаләби фил-мәәли вәл-әһли".


*** Кара белән билгеләнгән сүзләрдә "с" һәм "з" хәрефләре сакау итеп укыла. 🤲

Мәгънәсе: "Аллаһ исеме белән утырам. Аның исеме белән хәрәкәт итәчәкбез. Аның исеме белән тукталачакбыз. Безнең Раббыбызның Гафу итүче һәм Мәрхәмәтле булуында шик юк.
Безгә бу мәрхәмәтне күрсәткән Аллаһ барлык кимчелекләрдән өстен. Аның рөхсәтеннән башка без бернәрсә дә эшләргә кодрәтле түгел. Чынлыкта, без Раббыбызга әйләнеп кайтабыз.
Йә Аллаһыбыз! Безгә юлда гөнаһтан ерак булган һәм Син канәгать булырдай изге гамәлләр кылырга насыйп ит.
Йә Аллаһыбыз! Безнең сәфәребезне җиңеләйт! Ерак булганны безгә якынайт. Йә Аллаһыбыз! Без Синең милкеңдә һәм без сәфәрдә булган вакытта гаиләбезне тәэмин итүне Сиңа тапшырабыз.
Йә Аллаһыбыз! Юл авырлыкларыннан һәм тарлыкларыннан, гаиләбезгә һәм малыбызга бәлагә тарган хәлдә кайтудан Сиңа сыенабыз".


https://t.me/Aisiluyuldash


Video oldindan ko‘rish uchun mavjud emas
Telegram'da ko‘rish
Коран впервые был напечатан в Казани


⚜ Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: "Дөреслектә, җомга көннәрегезнең иң хәерлесе булып тора", - дигән.

🕌Җомга көне мөбарәк булсын! 🌤️

🤲 Раббыбыз ике җомга арасында бакыйлыкка күчкәннәрне гафу әйләсен, якыннарына сабырлыклар, һидаять бирсен иде. 🤲

https://t.me/timhazrat


Video oldindan ko‘rish uchun mavjud emas
Telegram'da ko‘rish
Мәккәдә бик сирәк хәл булды, бик каты яңыр яуды


Мәккәнең тарихи урыннары.
Саур тавы, Нур тавы, гарафә җирлеге.


Изге Мәккәдән сәлам сезгә🤲



20 ta oxirgi post ko‘rsatilgan.