Бү сүрәт имам әл-Бохариның сахих хәдисләр җыентыгындагы «КҮҢЕЛЛӘРНЕ ЙОМШАРТУ КИТАБЫ»на шәрехтән.Бү сүзләр мине "айнытып" җибәрде. Менә шулай искә төшереп тору кирәк шул. Карагыз әле никадәр хак сүзләр!
И, кардәшләрем! Сезнең арадан кемгәдер 50, 60, 70... яшь бит инде. Бер дә сер түгел, дөнья тормышы безгә арты белән борылып китеп бара. Аны ничек кенә чакырма, «Бераз гына туктап торчы!», – дип ничек кенә үгетләмә, ул сиңа хәтта борылып та карамаячак...
Әмма Ахирәт тормышы сиңа таба чабып килә... Очып килә... Ачы күз яшьләре белән үтенеп сорасаң да, ул туктарга җыенмый да. Әйтерсеңлә ул сине бөтенләй ишетми. Кызганмый. Хәлеңә дә керә белми...
Менә бу – хак! Бу һич тә ялган түгел!
Бу сүзләр безне нәрсәгә этәрергә тиеш? Пессимизмга бирелеп, кәфенлегебезне кочаклап үлем көтеп ятыргамы?
Һич тә юк!
Киресенчә, оптимист булып, күбрәк гамәлләр кылырга, үз-үзеңә хисап ясарга өндәргә тиеш!
Хәзер гамәлләр бар, ә хисап юк! Тиздән хисап булачак, ә гамәлләр һич тә булмаячак!
Шулай булгач йоклап ятма! Уянырга кирәк һәм калган тормышыбызны Аллаһ каршында яхшыртырга, матурларга, бизәргә тырышырга кирәк!
Рамазаен ае килеп җитә, ин шәә Аллаһ! Гамәл кылып калырга зур форсат!
Аллаһ барыбызга да ярдәм итсен, Ахирәткә илтә торган юлны җиңеләйтсен! Әмин!