Казан Мэриясе һәм Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән татар теле укытучылары өчен «Телне өйрәнүнең нәтиҗәле алымнары» дип аталган семинарлар циклын уздыруны дәвам итә.
Ул татар телен өйрәтүнең заманча, нәтиҗәле алымнарына багышлана.
Семинарда спикер буларак филолог, тәрҗемәче, полиглот, филология фәннәре докторы, П.Лумумба ис.Россия Халыклар дуслыгы университетының Рус теле институты профессоры, Россия фәннәр академиясе Казан фәнни үзәгенең күпфакторлы гуманитар анализ һәм когнитив филология лабораториясе мөдире, 27 китап, 170тән артык фәнни хезмәт һәм татар теленә өйрәтү методикасы авторы Алексей Арзамазов чыгыш ясаячак.
📍Нәрсә: «Телне өйрәнүнең нәтиҗәле алымнары» дип исемләнгән семинар
📍Кайда: Совет районының 11 нче күппрофильле лицее (Юныс Әхмәтҗанов ур., 9, 2 корпус)
📍Кайчан: 15нче апрель 13.30, теркәлү 13.00да башлана.