Озакка сузылган ялларда яки гаилә бәйрәмендә өстәлдәге майлы, ысланган, татлы камыр ризыкларыннан тыелып тору бик кыен. Төрле ризыкны күпләп ашау ашкайнату системасына тискәре йогынты ясый.
Мул табынлы озын яллардан соң ашкайнату системасын ял иттерү өчен берничә киңәш⬇️⬇️⬇️
✔️Беренчедән, җиңел физик активлык кирәк. Мисал өчен, саф һавада йөрергә була. Ашаганнан соң ятып торырга һәм ял итәргә теләсәгез дә, ятмагыз. Бу – азыкны эшкәртүне акрынайта.
✔️Икенчедән, газсыз чиста су яки аз-азлап җылы чәй эчәргә. Бу – ашкайнату системасына булыша һәм метаболизмны активлаштыра, шулай ук организмнан агулы матдәләрне һәм шлакларны чыгарырга ярдәм итә.
✔️Әлбәттә, ашказаны-эчәк трактына ял бирергә кирәк. Ашказаны тулы кебек тоелса, гади ризыкларга – суда пешкән ботка, бәрәңге, шулпа, тавык яки күркәнең түш итенә күчәргә.
✔️Мөмкин кадәр күбрәк су эчү, берничә көн рәттән күп күләмдә яшелчәгә өстенлек бирү, пешкән чөгендер ашау да организмга уңай йогынты ясаячак, дип киңәш бирә табиблар.