«Телне өйрәнүнең нәтиҗәле алымнары» дип аталган семинарлар циклы дәвам итә
📍Нәрсә: «Икетеллелек шартларында балаларның уку күнекмәләрен бәяләү һәм әлеге күнекмәләрне формалаштыру методикалары» семинары
📍Кайда: Казан шәһәре Совет районының 95нче табигый-фәнни лицее (Азат Аббасов ур., 15 йорт)
📍Кайчан: 5 декабрь, 14.00, теркәлү 13.30да башлана
📌Төп максат – балалар бакчалары тәрбиячеләрен һәм татар теле укытучыларын туган телне укытуның заманча, нәтиҗәле алымнары белән таныштыру.
Исегезгә төшерәбез, мондый семинарлар гыйнвар, апрель һәм октябрь аенда узды.
Казан Мэриясе һәм Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән оештырыла.