САУЛЫК/ ЗОЖ


Channel's geo and language: Kazakhstan, Kazakh


Основная группа: https://t.me/selametlek_kazan
Для связи: Гульшан - @gulshanladi

Related channels  |  Similar channels

Channel's geo and language
Kazakhstan, Kazakh
Statistics
Posts filter


Кичә Парк хаус кибетенә барып килгән идем, шундый матур итеп бизәгәннәр🌲❄️🎄🎄🎄

#тиздәняңаел


Алма кесәле⬇️⬇️⬇️

Анемия (азканлылык) булганда, алма кесәле эчү файдалы. 4-5 алма, 1 стакан шикәр, 3 аш кашыгы бәрәңге крахмалы, әз генә лимон кислотасы, 6,5 стакан су кирәк. Алманы телемнәргә турап, кайнар суда 15-25 минут пешерәләр, иләк аша сөзәләр. Пешкән алманы изеп, лимон кислотасы һәм шикәр өстәп, болгаталар, кайнатып чыгаралар. Суда эретелгән крахмал кушып, тиз генә болгаталар, кайнатып чыгаралар да, стаканнарга бүлеп
Чыгаралар.

Кемнәрнең ясап караганы бар?

❤️- ясаган бар
🙏- юк шул
👍- ясыйсы бар


Изге Җомга иртәләре мөбарәк булсын!!!🕌

Бәхетле, сау- сәламәт булыйк, илләребез тыныч булсын!🙏


Магний йөрәкне саклый
⬇️⬇️⬇️

Магний җитмәгәндә, кан басымы күтәрелә. Кальций һәм магний, кан тамырларының даими кысылу һәм киңәюен тәэмин итеп, йөрәк-кан тамырлары системасының яхшы эшләве сагында тора. Магний бөердә таш ясалуны да кисәтә. Шикәр чире белән интегүчеләргә магний аеруча файдалы, ул үт бүленүне һәм организмнан холестерин чыгаруны җайга сала. Нервларны тынычландыра, ярсуны киметә, авыртуны баса торган магний чикләвектә, балда, диңгез ризыкларында, солы һәм карабодай ярмаларында күп.


Video is unavailable for watching
Show in Telegram
Витаминнарны ничек дөрес итеп эчәргә?⬆️⬆️⬆️


Хәерле иртәләр булсын!!!
🌲🌲🌲🌲🌲🌲🌲🌲🌲

Көннәрегез матур һәм уңышлы узсын! Салкын җилләр урап узсын сезне!🙏☕️🍪


Баллы балан файдасы⬇️⬇️⬇️

Йөрәк авыртканда, болай дәвалану килешә. 3 литрлы банкага 3 стакан балан җиләге салып, өстенә 2 литр кайнар су агызалар, капкач белән каплап, җылы тукымага төрәләр һәм караңгы урында 6 сәгать төнәтәләр. Аннары пыяла савытка сөзәләр, җиләкләрен дә иләк аша издереп чыгарып, агач кашык белән болгаталар. Ярты литр бал кушып, суыткычта саклыйлар. Ай буена көненә 3 тапкыр, ашар алдыннан, өчтән берешәр стакан эчәләр. 10ар көн ял итеп, 3 курс эчәргә кирәк.


🥝🥝🥝Көнгә бер киви ашауга берничә сәбәп⬇️⬇️⬇️

🥝Кивида С витамины бик күп. Көнгә уртача зурлыктагы бер киви ашау организмны тәүлек буена аскорбин кислотасы белән баетырга сәләтле. Ул бик көчле антиоксидант булып санала, колаген бүлеп чыгарыга ярдәм итә һәм иммунитетны ныгыта.

🥝Әлеге җимеш клетчаткаларга бай. Шуңа да аш кайнату системасын җайга салырга, эч кату белән интеккәннәргә ярдәм итәргә сәләтле. Составында антинидин дигән матдә булу аксымны эшкәртергә булыша.

🥝Йөклелек чорына әзерләнгән яисә бала көтүче хатын-кызларга да киви ашау комчау итмәс. Ник дигәндә, җимештә фолатлар бик күп тупланган. Фолий кислотасы исә баланың формалашуына һәм сәламәт үсешенә ни чаклы йогынты ясавын без барыбыз да яхшы белә. Кивины балаларга да ашарга киңәш итә табиблар.

🥝Яшь калырга теләүчеләр өчен дә киви ашау файдага гына булачак. Аның составындагы А һәм Е витаминнары тире, чәч, тырнакларга матурлык өсти. Ә калий кан басымын нормада тотарга ярдәм итә, тромблар барлыкка килүдән саклый.


Хәерле иртәләр!!!
🌲🌲🌲🌲🌲🌲

Уңышлы, матур көннәр! Иртәнге чәйләрегез тәмле булсын! ☕️🫖


Көндезге ашка пицца пешереп алдым, өйдә булган әйберләрдән генә. Фаршка катырылган борыч, помидор салып кыздырып алдым. Шулпадан пешкән тавык итен турап куштым. Үзем тозлаган кыяр салдым бераз. Аннан өстенә майонез бн сыр салдым. Бетте китте😂


Video is unavailable for watching
Show in Telegram
Күнегү эшләп алабыз👍

2k 0 20 2 27

Video is unavailable for watching
Show in Telegram
Хәерле көннәр!!!
❄️❄️❄️❄️❄️
Бездә әкрен генә кар явып тора, тышта ак карларны күргәч, күңелдә тынычлык хисе урнаша!


Томат согы, какао, әфлисун согы - һәрберсенең организмга тәэсире үзгә. Белеп тору зыян итмәс ⬇️⬇️⬇️

◾️Сөт туклыклы, файдалы матдәләргә бай. Препаратлардан аермалы буларак, сөттәге кальций 97 процентка үзләштерелә. 
◾️Какао организмның картаю процессын акрынайта, диабет һәм йөрәк-кан тамырлары системасы эшчәнлеге бозылу куркынычын ике тапкыр киметә. 
◾️Томат согы кан тамырлары һәм йөрәк чирләреннән саклый. Яман шеш барлыкка килү куркынычын киметә. Стресстан булыша, ялкынсынуга каршы көрәшә, арган организмга көч кертә.
◾️Яшел чәй матдәләр алмашын яхшырта, кандагы шикәр дәрәҗәсен төшерергә ярдәм итә.
◾️Кайнар шоколад организмның тонусын күтәрә, бәхет гормоны — серотонин бүленеп чыгуны активлаштыра.
◾️Әфлисун согы С витаминына бай, иммун системасы эшчәнлеген активлаштыра, бәвел куу үзлегенә ия.
◾️Грейпфрут согы гипертониядән файдалы, аппетитны яхшырта, арыганлыкны бетерә, организмнан артык холестеринны чыгара.
◾️Чиста су турында да онытмагыз. Кеше көненә кимендә 2 литр сыеклык эчәргә тиеш.


❄️🫖☕️Хәерле дүшәмбе иртәсе белән, дуслар!

Һәрбер көндә тынычлык, йортта бәхет, сүздә дөреслек, күңелдә матурлык, сәламәтлектә ныклык, эшебездә уңыш, һәр адымда ышаныч, йөрәктә ярату, карашта кайгырту булсын! Атналарыгыз уңышлы узсын!!!🌲🎄❄️


Хәерле ял көннәре! Бездә бүген буран, кар ява, бик матур❄️🎄🌲 Бүген Айданга шундый печенье пешереп алдым. 3 йомырка, сыер мае һәм шикәр, разрыхлитель салдым. Катырак килеп чыкты, миңа балага пешерүчеләр булса, печенье рецептлары языгыз әле зинһар, бик кирәк иде. 🍪🍪🍪


Иммунитетны күтәрү һәм организмдагы начар холестеринны киметү өчен түбәндәге «эликсир даруны» кулланырга киңәш итәбез.

🔵10 тырнак сарымсакны әрчеп, банкага тутырабыз, өстенә бер чынаяк алма серкәсе һәм шулкадәр үк сыек бал агызабыз. Өстен капкач белән ябып, суыткычка куябыз.

🔵Һәр көнне ач карынга ике аш кашыгы эчегез. Аны су белән дә эчәргә була.

🔵Тагын бер рецепт: бер стакан кайнар суга бер телем лимон һәм бер чеметем дарчин салабыз да суынганын көтәбез. Аннары бер чәй калагы бал салып эчәбез. Әлеге эчемлекне шулай ук иртән ач карынга эчәргә кирәк.


Video is unavailable for watching
Show in Telegram
Күнегү эшләп алыйк👍

3k 0 20 1 36

Хәерле иртәләр белән!!!

Изге Җомга көннәре мөбарәк булсын!!!🙏


Video is unavailable for watching
Show in Telegram
Хәерле кичләр! Казан үзәге гөрләп тора❄️🌲🎄


Канәфернең антисептик үзлекләре бар. Ул ялкынсынуга каршы көрәшергә ярдәм итә. Шуңа күрә салкын тию, ОРВИ билгеләре булганда, канәфер чәйнәргә кирәк. Авыру да җиңелрәк узар, тамак төбендә авырту да бетәр.

◾️Авыздан тәмсез ис килгән кешеләргә дә канәфер чәйнәргә киңәш ителә. Ул сулышны яхшырта, авыздагы бактерияләрне бетерә, яраларны төзәтә.

◾️Әгәр ашкайнату белән проблемалар булса, эч күперсә, канәфер чәйнәгез. Ләкин ашказаны җәрәхәте, гастрит булган кешеләргә канәфер ашарга ярамый.

◾️Канәфердә эвгенол дигән матдә бар. Ул яман шеш күзәнәкләренә каршы торырга ярдәм итә.

20 last posts shown.