🥝🥝🥝Көнгә бер киви ашауга берничә сәбәп⬇️⬇️⬇️
🥝Кивида С витамины бик күп. Көнгә уртача зурлыктагы бер киви ашау организмны тәүлек буена аскорбин кислотасы белән баетырга сәләтле. Ул бик көчле антиоксидант булып санала, колаген бүлеп чыгарыга ярдәм итә һәм иммунитетны ныгыта.
🥝Әлеге җимеш клетчаткаларга бай. Шуңа да аш кайнату системасын җайга салырга, эч кату белән интеккәннәргә ярдәм итәргә сәләтле. Составында антинидин дигән матдә булу аксымны эшкәртергә булыша.
🥝Йөклелек чорына әзерләнгән яисә бала көтүче хатын-кызларга да киви ашау комчау итмәс. Ник дигәндә, җимештә фолатлар бик күп тупланган. Фолий кислотасы исә баланың формалашуына һәм сәламәт үсешенә ни чаклы йогынты ясавын без барыбыз да яхшы белә. Кивины балаларга да ашарга киңәш итә табиблар.
🥝Яшь калырга теләүчеләр өчен дә киви ашау файдага гына булачак. Аның составындагы А һәм Е витаминнары тире, чәч, тырнакларга матурлык өсти. Ә калий кан басымын нормада тотарга ярдәм итә, тромблар барлыкка килүдән саклый.