Яңа ел төне, хәер, аннан соң да озакка сузылган яллар – ашказаны өчен зур сынау. Нәкъ менә бәйрәмнәрдән соң ашказаны-эчәк тракты, йөрәк-кан тамырлары авырулары кузгалу куркынычы арта, ди табиблар. Озакка сузылган ялларда ничек тукланырга, яңа ел төнендә нәрсәне ничек ашарга соң?
✔️Яңа елны шәп кәеф белән каршы алу өчен, йокыны туйдыру кирәк. Шулай ук дөрес туклануга игътибар бирү сорала. Иң мөһиме – бернәрсәдә дә чама хисен онытмаска.
✔️Шикәр диабеты, бавыр, ашказаны-эчәк тракты авырулары булган, диета каралган кешеләр яңа ел төнендә искәрмә ясарга тырышмасыннар. Бәйрәм хакына дөньяңны онытып ашау күңелсез нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.
✔️Кунаклар киләсе йортның хуҗасы гадәттә ач була. Яңа ел көнне дә еш кына, сәгать телләре уникене сукмыйча, өстәлгә утырмау гадәте бар. Әмма бу – организм өчен зыянлы.
✔️Көне буе ач торган ашказаны шок кичерә. Шуңа да 31 декабрьдә иртәнге ашны ашарга, көн дәвамында җиңелчә тукланырга киңәш итә табиблар.