Фильтр публикаций


Казанга!!!
Юллар начар только(((


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Telegram


Әни (кайнана) әллә ниләр ясарга оста. Алдан күрмәгән, күреп, белмәгән азыклар тора өстәлдә. Менә бу нәрсә дип уйлыйсыз?😉


Мәскәүдән соң туры Актанышка кунакка кайттык. Әни тәмле өстәлләр корып, балаларын каршы алды 😄 Аңа күчтәнәчкә дип Алиса колонкасын алып кайттык. Алисага күбрәк кайната шат булды 😁👍 Яшьлек җырларын тыңлап утырды. Рәхәт ич, хәрефләр җыеп, җыр эзләп утырасы юк. Әйттең-куйды.

Маратның дәү әнисенә дә хәл белергә кереп чыктык. Күчтәнәчкә мороженое алган идек. Тик салкын әйбер олы яшьтәге кешегә бик бармый икәнне исәпкә алмаганбыз. Ярар, өлкән яшьтәге кешегә күчтәнәч түгел, хәлен белүләре кадерле.

Мунчалар кердек, тәмле ашадык, төшкә кадәр йокладык. Чын Яна ел каникуллары булды бу👍
Аллага шөкер.
Актанышта шулай рәхәт инде ул😉


Мәскәүдә Яңа ел төнендә бөтен транспорт бушка иде.

Лолитага уйламаган җирдән бардык. Случайно)) но удачно!!

Яңа ел төнендә юлда 2 мең сум акча таптык. Джекпот 😂

Юлда бер исерек бәйләнде.
- Молодые люди, вызовите патруль, -ди
Без китергә ашыгабыз. Артыбыздан кычкыра:
- Стоять!! А если вот так?! -ди.
Курыктым. Минәйтәм, пистолет мазар терәгәнме икән дип, сискәнеп артыма борылдым. Ә ул ниндидер удостоверение чыгарган. Ерактан күренмәде кем икәнлеге. Тайдык яхшы чакта.

Арттан пычак тотып чапмасын дип, әллә ниләр уйлап бетердем. Столица бит. Куркыныч))
Перцовка алырга кирәк инде.





Показано 7 последних публикаций.