Мәскәүдән соң туры Актанышка кунакка кайттык. Әни тәмле өстәлләр корып, балаларын каршы алды 😄 Аңа күчтәнәчкә дип Алиса колонкасын алып кайттык. Алисага күбрәк кайната шат булды 😁👍 Яшьлек җырларын тыңлап утырды. Рәхәт ич, хәрефләр җыеп, җыр эзләп утырасы юк. Әйттең-куйды.
Маратның дәү әнисенә дә хәл белергә кереп чыктык. Күчтәнәчкә мороженое алган идек. Тик салкын әйбер олы яшьтәге кешегә бик бармый икәнне исәпкә алмаганбыз. Ярар, өлкән яшьтәге кешегә күчтәнәч түгел, хәлен белүләре кадерле.
Мунчалар кердек, тәмле ашадык, төшкә кадәр йокладык. Чын Яна ел каникуллары булды бу👍
Аллага шөкер.
Актанышта шулай рәхәт инде ул😉