Кытайлар һәм японнар ничек туклана⬇️⬇️⬇️
Кытай рационын дөге, яшелчә, кузаклылар, ит, балык һәм диңгез ризыклары тәшкил итә. Кытайлы табын корып үткәргән вакытның 70%ын ризыкны әзерләүгә сарыф итә: чистарта, өч төрле суда юа һәм озак вак чылатып тора. Ә менә утта пешерү вакыты бик кыска: ризыкны көчле утта 2-3 минут кына кыздырып алалар. Кытайлылар тоз кулланмый, аны соя соусы алмаштыра. Аларда вейдзин дип аталган тәмләткеч тә бар. Ул хәтерне һәм нерв системасын ныгыта, тик аллергия китереп чыгарырга мөмкин.
Самурай табыны
Японлылар калория күләме европалыларныкыннан ике мәртәбә түбәнрәк булган ризык ашый. Ябыгу өчен бер дигән чара. Болай туклану бер ай эчендә 3-5 кг авырлыкны ташларга мөмкинлек бирә.
Япония диетасының дүрт баганасы - балык, диңгез ризыклары, дөге һәм соя. Дөге Япониядә ипине дә алмаштыра.
Ризык әзерләгәндә Япониядә тоз кулланмыйлар. Бу исә йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан саклый.