Фильтр публикаций


Хәерле кичләр!!!

Ял көннәрендә манты пешереп алдым. Манты яратучылардан❤️


Хәерле иртәләр белән!!!

Кайсы якларда килде сыерчыклар, күренәләрме әле? Казанда әлегә күренми.

❤️- килделэр
👍- юк эле, иртэрэк


Хэерле кичләр! Чәй янына булочкалар пешереп алдым!🫖☕️

Камыры:
1 пачка дрожжи
1 стакан сөт
Ярты стакан су
Бер пачка сыер мае эретеп
Бер чәй калагы тоз, бер аш кашыгы шикәр.


Дрожжины алдан кабарттым. Онны чамалап, камыр бик тыгыз булмаска тиеш. Кабаргач җәем итеп җәйдем һәм өстенә сыер мае, шикәр , корица сиптем һәм булочкалар итеп формалаштырдым.

2k 0 12 4 41

Организмнан артык тозларны чыгарабыз⬇️⬇️⬇️

Дөге ярдәмендә организмнан артык тозларны чыгара беләсезме? Бик җиңел һәм файдалы ысул тәкъдим итәбез.


✅Төнгелеккә 3 аш кашыгы дөгене 1 литр суга салып калдырыгыз. Иртән суын түгегез һәм яңа су салып, 5 минут пешерегез. Аннары пешкән дөгене юыгыз, аңа тагын яңа су салып, 5 минут пешерегез. Тагын 2 тапкыр шулай эшләгез. 4 тапкыр пешергәннән соң дөгене җылы килеш ашарга кирәк һәм 3 сәгать авызга бернәрсә дә капмаска, ач торырга.

✅Аннары үзегез теләгән ризык белән тукланырга мөмкин. Көндәлек рационыгызга кипкән җиләк-җимешләрне кертегез.

Үтәкүренмәле, буш дөге бу очракта ризык кебек түгел, ә дару булып тора - ул сорбент кебек тоз туплый һәм организмнан чыгара.

Мондый чистарыну курсы 10 көн.

2k 0 52 3 31

🙌Рамазан аеның чираттагы изге Җомга иртәсе хәерле булсын, дуслар!

Тоткан уразаларыбызның, кылган догаларыбызның, эшләгән игелекләребезнең әҗере күпкә артсын һәм барыбызга да Аллаһ Раббыбызның рәхмәтенә ирешергә язсын!


Ифтарга әни дә килеп китте, коймак пешереп алдым , шулпадан борщ әзерләдем. Хәерле кичләр белән!☕️🫖


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Telegram
Бүген бездә сыерчык бураны , көчле җил булды. Бу нинди буран микән?

❤️- сыерчык
👍- карга
🙏- башка вариант


Эчәклекнең сәламәтлеге иммунитетка, ашкайнатуга һәм кәефкә йогынты ясый. Микрофлора балансы өчен пребиотиклар да, пробиотиклар да кирәк:

Пребиотиклар - файдалы бактерияләрне туендыралар.( питают полезные бактерии)

Пробиотикларда - микрофлораны яхшыртучы тере бактерияләр бар.(содержат живые бактерии, которые улучшают микрофлору)

Организмга максималь файда китерү өчен пребиотикларны һәм пробиотикларны кушып кулланыгыз!

✅Мәсәлән – йогурт + Чиа орлыклары, кимчи + ясмык орлыкларын берләштерегез

✅Консервантсыз ферментланган продуктларны сайлагыз

✅ Шикәрне һәм ультра-эшкәртелгән ризыкларны алып ташлагыз, алар микрофлора балансын боза.


Минем дусларым , минем өйдәге җиһазларны күргәч, мин аларны зур акчаларга сатып ала дип уйлый, ә мин барытик иске җиһазларны буяп яңартам .

Фотоларга күз салыгыз☝️барсын да үз кулларым белән ясадым .

Сүз уңаеннан , безнең Редизайн Мебели и Интерьера каналында җиһазларны яңарту һәм буяу турында шундый күп файдалы мәгълүматлар👍

Югалганчы кереп карап чык һәм языл, ссылка вакытлыча.


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Telegram
Муенга файдалы күнегү эшләп алыйе🔼


Пәнҗешәмбе иртәләре хәерле булсын, көннәр уңышлы узсын, дуслар!!!
🌿🌿🌿🌿🌿🌿🌿🌿🌿🌿🌿

Сау - сәламәт, исән-имин булыйк! 🤲🤲🤲 Шуннан да зур бәхет юк!!!!🙏


Хәерле кичләр!!!

Кичкә ифтарга балык пешереп алдым. Дорадо балыгын тозлап, борычлап духовкада ярты сәгать тоттым. Кафега барсам да шушы балыкны ашарга яратам. Өйдә пешерсәң, әлбәттә, выгодно😊


Иң файдалы аш – ясмык (чечевица) ашы.

Белгечләр сүзләренчә, бу ашта  клетчатка бик күп, клетчатка сәламәтлеккә бик яхшы йогынты ясый, иммунитетны ныгыта.
Ясмык ашында 12 генә аминокислота, әма без аңа аксым өсти алабыз, мәсәлән, ит.

Белгечләр итле шулпада пешкән яшелчә ашын икенче урынга куя. Алар фикеренчә, мондый ашларга фасоль, кабачки, сельдерей кебек углеводлар өстәсәң яхшы.

Шулай ук ул ашта балык кулланырга тәкъдим итәләр. Мондый аш ябыгырга теләүчеләр өчен яхшы булачак.

Моңа кадәр йөрәк-кан тамырлары авыруларын өчен ике җиләк-җимеш һәм өч яшелчә ашарга киңәш ителә.


Хәзер тәкъдим ителәсе телеграм-каналны шәһәрдә яшәүче авыл кызы🌾 алып бара.

Ул тәмле һәм матур тортлар пешерә,🍰 гаиләсен үзенчәлекле ризыклар🥞 белән сыйлый, бакча үстерүгә мөкиббән. Биредә шул темаларга кагылышлы файдалы киңәшләр👍 бирә, кызыклы рецептлар белән бүлешә.

Файдалы Каналга рәхим итегез!🫶
⬇️⬇️⬇️

https://t.me/ARasya_84


Ничек дөрес тукланырга?

▪️Итне күп ашарга тырышмагыз. Әлбәттә, рационнан алып атарга ярамый, чөнки ул аксым чыганагы булып тора.

▪️Майлы диңгез балыклары – скумбрия, сардина, сөләйман, сельдь, иваси омега-3 кислотасына бай. Аларны атнасына 300-400 гр кулланыгыз.
Йомырка да аксым чыганагы, атнасына 2-3 йомырка ашарга кирәк.

▪️Сөт продуктлары сөякләр өчен мөһим булган кальцийга бай. Көненә 100 гр майсыз эремчек ашагыз. Сыр белән артык мавыкмагыз. Аңарда май, тоз һәм холестерин күп. Сөт эчәргә яратсагыз, көндәлек норма 300-400 гр нан артмасын.

▪️Көненә 200 гр кефир эчәргә ярый. Аны йоклар алдыннан эчүең хәерлерәк.
Магний һәм калийга бай ризыклар белән тукланыгыз. Аларга дөге, тары, солы, кара җимеш, күрәгә, кәбестә, кишер, бәрәңге, сөт, чикләвек, сыер ите, ипи керә.

▪️С һәм Р витаминнары да кирәк. Алар гөлҗимеш суында, әфлисунда, киви, баллы борычта, кара карлыганда, петрушка, укроп, яшел суган, крыжовникта бар.


☀️🌸Күңел җылы ямьле язларны тели. Хәере белән генә килсен иде🙏🙏

Хәерле, уңышлы көннәр!!!👋


Авокадо яратучылар бармы? Файдасы да күп аның⬇️⬇️⬇️

✅Авокадо канны начар холестериннан чистарта.

✅Авокадода Е витамины күп.

✅Хәтерне яхшырта.

✅Йөрәк кан тамырлары авыруларын куркынычын киметә.

✅Йөрәк эшчәнлеген яхшырта.

✅Кан басымын төшерә.

✅Организмдагы кан әйләнешен яхшырта.

2.3k 0 14 18 53

Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Telegram
Бик тә файдалы канал , һәр постын көтеп алам🤗

Шуңа күрә сезгә дә тәкъдим итәм⬇️
Мамы Ищут на WB 🔎

☑️балалар өчен файдалы һәм сыйфатлы уенчыклар

☑️стиль буенча аяк киеме һәм киемнәр

☑️әниләр һәм балалар өчен барлык кирәк-яраклар

Тәкъдим итәм
🤎⤵️
https://t.me/+rlm-LfZd228zMTky


Агропарктан беркөнне перга алдым , гемоглабин түбән минем, шунлыктан файдасы бар дип кулланам⬇️⬇️⬇️

Бал корты тарафыннан әзерләнгән һәр продукт искиткеч сыйфатларга ия. Шуның иң могҗизалысы, мөгаен, корт икмәгедер (перга). Аның файдасы санап бетергесез.
🐝🐝🐝🐝🐝🐝🐝🐝


Иң беренче чиратта, ул нерв һәм эндокрин система, ашказаны һәм ашкайнату органнары (ашказанында яки уникеилле эчәктә җәрәхәт булганда да) авыруларыннан дәва чарасы буларак файдаланыла. Кандагы гемоглобинны һәм эритроцитлар санын арттыра, организмның төрле вирусларга каршы торучанлыгын көчәйтә. Туберкулез, простатит, анемия һәм башка авырулардан да ярдәм итә. Организмның вакытыннан алда картаюын чикли, склерозга каршы бик көчле чара санала.
🐝🐝🐝
Профилактик чара максатында аны көненә нибары 10 грамм гына һәм ашаганнан соң куллану кирәк.
Ашасагыз корт икмәге - сәламәт булырсыз мәңге!

Показано 19 последних публикаций.