Бу китап һәрбер укучыга файдалы, әле ислам динен аңламаган, дөнья ләззәтләренә “чумып” яшәүчегә дә, дистәләгән еллар буе намазда булучыга да. Ислам дине белән таныш булмаган кеше өчен – тормышына башка яктан карап, үткән гомеренә нәтиҗә ясап, дөрес юлны сайлап, алдагы тормышын Аллаһы Тәгалә ризалыгына ирешерлек итеп төзергә бер форсат булса, ә инде дистәләгән еллар буе намаз укучыга, үткәндә өйрәнгәннәрен яңартып, гыйбадәтләрен тагы да җанландырып җибәрергә бер сәбәп булыр, Аллаһ бирсә!